Пәнәчелеләр ничек яши?
Авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы күчмә семинары Югары Пәнәче җирлегендә узды.
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район активы җирлектә тырыш хезмәт куючы фермерлар хуҗалыкларын карадылар, төзекләндерү үткәрелгән фельдшер-акушерлык пунктларының торышын күзәттеләр. Әлеге җирлек территориясеннән узучы федераль юл салу эшенең төгәлләнү алдында торуын күреп сокландылар.
Зәй районы белән Чаллы чигендә алып барылучы масштаблы юл салу эше инде ахырына якынлашып килә. М-7 «Волга» федераль трассасының бер өлеше булган әлеге юл Чаллы шәһәрен әйләнеп узу мөмкинлеге бирә. Казан — Екатеринбург маршруты буенча ул М-12 трассасының дәвамы да булып тора. Юл Россия Президенты Владимир Путин боерыгы белән эшләнә.
— Беренче проект буенча әлеге юл Тукай районының Иштирәк авылы янәшәсеннән узарга тиеш һәм менә бу зур юл развилкасы шул урынга планлаштырылган иде. Без район башкарма комитеты җитәкчеләре белән юлны салу буенча уздырылган унлап киңәшмәдә катнашып, аның нәкъ менә Пәнәче җирлеге территориясендә урнашуы уңайлы булуын тәкъдим иттек. Бу фикер хупланып эшкә алынды. Чыннан да, проектны болай үзгәртү трассаны турыдан салырга мөмкинлек бирде. Уңга киткәндә юл яңа күпер аша Алабуга районы авылына килеп чыга һәм бары 21 километр араны тәшкил итә. Ә сул якка киткәндә, Чаллыны узып, «Татарстан» совхозына килеп чыга, монда да ул 32 километр ара гына була. Ә Чаллы аша әйләнеп узганда бу ара 100 километр чыга. Без бүген авыл җирлекләре башлыклары, җитәкчеләр белән беренчеләрдән булып яңа, заманча юлны сынадык, бу — тарихи вакыйга. Ә юлны ачу 12 декабрьгә планлаштырылган. Юл аша йөрү җирле халыкка бушлай, ә узгынчы транспорт чараларына түләүле булачак дип фаразлана. Сыйфатлы яхшы төзелеш эшләре башкаручы һәр хезмәткәргә, бу юлны төзүгә башлангыч бирүче җитәкчеләребезгә, мондый эре проектны республикага җәлеп иткән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт, — диде Разиф Галиевич.
Семинарда катнашучылар яңа юл фонында истәлеккә фотога да төштеләр.
Социаль учреждениеләр
Авыллардагы социаль объектлардан төп игътибар медицина учреждениеләренә бирелде. Быел Урта Пәнәчедә фельдшер-акушерлык пунктын «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында республика программасы буенча капиталь төзекләндерделәр. Ике авылга — Түбән һәм Урта Пәнәче халкына хезмәт күрсәтүче пунктның яңартылуы бик кирәк иде.
— Безнең бу бина 1985 елда салынган, ә медпункт буларак ул 1992 елдан кулланыла башлады. Шәхсән үзем биредә фельшер булып 20 елга якын эшлим. Шушы дәвердә инде өч тапкыр төзекләндерү үткәрелде. Авыл халкы өчен ФАПның уңайлы булуы бик мөһим, — ди фельдшер Галина Николаева.
Югары Пәнәчедә ФАП авыл уртасында мәдәният йорты белән бер бинада урнашкан, ул узган ел төзекләндерелгән. 1997 елдан фельдшер булып эшләүче Альфира Шакирова медицина учреждениесендә даими төстә беренче медицина ярдәме күрсәтелүен, диспансеризация үткәрелүен әйтә.
«Минем карамакта 278 кеше. Күпчелек өлкән яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә. Үзләре медпунктка килә алмаучыларга өйләренә барып ярдәм итәм», — ди ул.
Уңай шартлар тудыру — көн үзәгендә
Авыл җирлеге өчен юллар торышының, су белән тәэмин ителешнең яхшы булуы да — көнүзәк мәсьәлә. Семинарның пленар утырышында авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров бу темага аерым тукталды.
— Гражданнарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча республика программалары нигезендә Түбән Пәнәче авылына кадәр керә торган юлга 1 километр һәм Хәсән Туфан урамына 400 метрда вак таш җәелде. Алмалы авылында республика программасы буенча су скважинасы казу һәм су линиясе сузу буенча проект эшләнә. Гомумән, Югары Пәнәче авыл җирлегендә барлыгы 10,2 километр юллар бар, таш белән түшәлгән юллар — 9,5, грунт юллары — 0,7 километр. 2024 елда юлларны Карташов крестьян-фермерлык хуҗалыгы, шәхси хуҗалыктан Рәфкать Сәгыйдуллин кардан чистарттылар. Җәйге айларда җирлек территориясе чүп үләннәреннән чистартылып торды. Авыл җирлегендә 8,5 километр су линияләре бар, 2 скважинаның насослары алмаштырылды. Июнь аенда булган кызу көннәрдә су белән тәэмин итүдә киеренкелекләр булса да, зур өзеклекләргә юл куелмады. Җирлектә 15 километр электр линияләре сузылган, барлыгы 98 урам яктырткычы куелган. Үзара салым программасы да җирлекне төзекләндерүдә зур мөмкинлекләр бирә. Быел халыктан 202 мең сум үзара салым җыелды. Хөкүмәттән дүрт тапкыр арттырылып кайткан суммага Урта Пәнәчедә Сабантуй үткәрү урынында эскәмияләр яңартылды. Югары Пәнәче авылында 1 янгын гидранты урнаштырылды, чишмә юлына һәм Үзәк урамнан Елга урамына бару тыкрыгына вак таштан сукмак җәелде, урам яктырткычлары ремонтланды. Бура-Киртәдә 1 янгын гидранты, Сабантуйны үткәрү урынында өстәмә корылма (будка) урнаштырылды, искесе төзекләндерелде, зиратта биек булып үскән агачлар һәм куаклар киселде, урам яктырткычлары шулай ук ремонтланды. Түбән Пәнәче зираты коймасын алмаштыру өчен материал алынды, — дип хисап тотты авыл җирлеге башлыгы.
Югары Пәнәче авыл җирлеге халкы махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыюда, төрле кирәкле эшләр башкаруда да активлар. Бүгенге көндә биредә ике авылда маскировка челтәрләре үрәләр.
Авыл җирлегенең зур проблемаларының берсе — почта хезмәткәрләре булмау. Бу газета-журналлар китерү, коммуналь түләүләр башкаруда халыкка кыенлыклар тудыра.
Алга таба җирлек проблемаларны чишеп, яшәү шартларын уңайлы итүгә йөз тотып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев