Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Октябрьдә бакча эшләре

Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, октябрь аенда соң өлгерә торган алма һәм груша сортларын җыялар.

Моны айның беренче ун көнендә эшләсәгез хәерле. Алар озак саклансын өчен, җыйганнан соң суытып, 5 градус җылылыктагы урында сакларга киңәш ителә. Алмаларны картон тартмаларда, полиэтилен капчыкларда, стеллажларда саклау хәерлерәк. Аска өлгереп җитмәгән уңышны куеп калдырыгыз, өстәрәк өлгереп җитешкәннәрне саклау дөресрәк булыр. Уңышын җыеп алгач, агачларның тирә-ягын, тамырларына зыян китермичә генә, казып, йомшартып чыгарга кирәк. Бакчагызда мүкле, лишайниклы агачлар булса, аларны эшкәртергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 500 грамм 5 процентлы тимер купоросы кушып, эремә әзерләгез. Агачлардан коелган яфракларны җыеп, компост итеп кулланырга мөмкин. Ләкин белгечләр, яфракларны җыеп, яндырырга киңәш итә. Бу төрле чирләр һәм корткычлар үрчемәс өчен шулай эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев