Николаевлар - иҗади да, җаваплы, ышанычлы да гаилә
Югары Мәлемнең тырыш, иҗади гаиләләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Шундыйларның берсе – Николаевлар гаиләсе.
Зур, ишле булмаса да, әлеге гаилә бик тә иҗади. Гаиләнең иң өлкән вәкиле - Фәнзия Николаеваны авылда гына түгел, районда да белмәгән кеше юктыр. Сөббух Рәфыйков исемендәге премия иясе, шигъри җанлы Фәнзия Нәгыймовна кырык елдан артык авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Эшләгән чорда авылның матурлыгы, чисталыгы, мәдәни дөньясына күп игътибар бирә, җитәкче буларак вакыты кысан булуга карамастан, авыл, район сәхнәсендә матур шигырьләр белән чыгыш ясарга вакыт таба, бүгенге көндә дә мәдәни чаралардан читтә калмый.
Улы Руслан Николаев - Бохарай мәктәбе директоры, әнисе кебек хыялый, иҗади кеше. Мәктәп территориясенең чисталыгы, эстетик бизәлешенә күп көч куя: мәктәп җәен чәчәкләргә күмелсә, кыш исә мәктәп бинасын төрле төстәге матур ут энҗеләре бизи. Үзенең укучыларын да матурлыкны күрергә өйрәтә, эстетик, патриотик тәрбиягә игътибар бирә.
Руслан кечкенәдән мәктәп, авыл сәхнәсендә концерт, төрле бәйрәмнәрне оста алып баручы буларак танылды. Ул бүген дә мәдәният йортында бик теләп чыгыш ясый, спектакльләрдә катнаша, Наил Гәетбайның “Аты барның дәрте бар”, “Мин исән, әни...” репроспектив спектаклендә башкарган ролен тамашачылар аеруча җылы кабул итте.
Каенанасы белән иренең мәдәният, иҗатка тартылуы Алинага да тәэсир итми калмый. Алина Николаева да - безнең мәдәният йортының иң актив үзешчәне. Курка-курка гына сәхнәгә менгән, оялып кына кечкенә рольләргә алынган Алина хәзер инде үзен сәхнәдә иркен тота, фестиваль, концертларда бик теләп катнаша. Тиздән әбисе һәм әти-әнисе артыннан өч яшьлек Ринур да сәхнәгә килер дип көтәбез.
Иҗади булулары өстенә бу гаилә әгъзалары искиткеч җаваплы, ышанычлы булулары белән дә сокландыра безне. Аларга сәламәтлек, уңышлар телибез!
Миләүшә Хәйруллина, Югары Мәлем мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев