Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Мәхәббәт яшәгән йортта

Түбән Лоҗы авылында Сәлимә апа белән Хиннур абый Вәлиевларның бергә гомер итүләренә 56 ел узып та киткән.

Алар 1967нче елда өйләнешеп берсеннән-берсе матур, акыллы өч бала тәрбияләп үстергәннәр, сигез оныклары, ике оныкчыклары бар. 

-Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә балалар бергә җыелып кайтканда унсигез-егермегә тулабыз, - ди Сәлимә апа. Сәлимә апаны авылдашлары гына түгел, мәдәният өлкәсендә эшләүче райондашлар белә, хөрмәт итә. Ул үзенең гомерен мәдәнияткә багышлаган кеше. Авыл уртасында урнашкан агач клубта эшләгән вакытларын әле дә сагынып искә ала ул. Өлкәннәр, балалар белән күпме мәдәни чаралар үткәрелмәгән дә, күпме кунаклар кабул итмәгән ул әлеге агач клубта! Биредә туган як турында әдәби чаралар дисеңме, театр куюлар дисеңме – барысы да оештырылды.  Авыл халкы тамашаларны тулы залларда карады, һәр чыгышны көчле алкышлар белән бәяләде. Сәлимә апаның хезмәте югары бәяләнде. Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Гомер-гомергә авыл җирендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре нинди генә вазифалар башкармый икән? Заманында ул агитатор да булган, халык саны алуда да  катнашкан. Тормыш иптәше Хиннур абый белән урып-җыю вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Тормыш иптәше Хиннур абый Сәлимә апаның һәр эшен хуплап торган, күтәреп алган. Юкса, аңа мәдәният хезмәткәре белән гомер итү бик җиңелләрдән булмагандыр. Чөнки мәдәният хезмәте - эш сәгате белән исәпләнми торган, үзенчәлекле тармак. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур. Яшь буынны әхлакый, эстетик яктан тәрбияләүдә, шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне торгызуда, алар белән милли традицияләрне оештыру мәдәният хезмәткәренең төп бурычы. Сәлимә апа мәдәният өлкәсенә 40 ел гомерен багышлаган. Үз хезмәтен яратып җиренә җиткереп, намус белән башкарган. Ул чор эчендә күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр баштан үтмәгән.

Сәлимә апада һәр татар хатын-кызына хас булган сыйфатларның берсе – кунакчыллык. Авылга концертлар белән килгән артистларны өенә чакырып кунак итте ул. Аның табынында һәрвакыт ярты өстәлне алып тора торган зур бәлеш булыр. Сый-нигъмәттән өстәлләрнең сыгылып торуы хакында, хәтта Казан артистлары да Сәлимә апа белән Хиннур абыйны искә алып сөйли.

2014 елда Хиннур абый белән Сәлимә апаны "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән дә бүләкләгәннәр. Әйе, ярты гасырдан артык бергә тату, бер-бесен аңлап, санлап гомер итүче бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Сәлимә апа белән Хиннур абый гаиләсе хакында китап язарга булыр иде.  Безнең янәшәбездә ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев