Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Куш-Елганың аксакалы

Бу язма Куш-Елганың хөрмәтле кешесе, авылның аксакалы, күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мөнәвир Шәмсетдин улы Имаметдинов турында.

1933 елның 9 июнендә Шәмсетдин һәм Мәрвәрә Имаметдиновлар гаиләсендә ир бала дөньяга аваз сала. Аңа нур сибүче, мәгърифәтле булсын дип Мөнәвир  исемен кушалар.  Шәмсетдин абыйлар гаиләсе бик матур яши, ат, сыер, кош-корт тоталар. Гаилә кануннарын төгәл, тигез алып барып, хезмәт сөеп, туган туфракка тугры булып яшәргә өйрәтә әбиләре. Балачак, үсмерчак вакытларын  Мөнәвир ага бик сагынып сөйли һәм  шушы 90 еллык тормыш сукмагын дөрес, лаек булып яши алганы өчен әбисенә мең рәхмәтләр укый.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары Шәмсетдин белән Мөнәвәрә гаиләсен дә читләтеп үтми. Беренчеләрдән булып Мөнәвир аганың  әтисе Шәмсетдин сугышка китә. Ул бүгенге көндә дә әтисен сугышка озаткан мизгелне сөйли: “Әтием мине - 8 яшьлек улын кулына алып чөйде дә, җиргә төшереп, башымнан сыйпап, улым, син хәзер гаиләдә бердәнбер ир-ат булып каласың, син туганнарын, әниең, әбиеңнең терәге, - диде”.

Шул яшьтән Мөнәвир ага гаиләсе өчен терәк, табучы, авылдашлары, дус-ишләре өчен киңәшче булды.

-Без күргәннәрне сөйләп бетерерлек тә түгел. Күпме югалтулар булды, инде азмы-күпме гаиләбез, күрше-тирәләр ачлыктан котылырбыз  дип бозаудан карап үстергән,  яңа сава башлаган  сыерыбызны бүре ашады, бозавы  сөт булмагач үлде. Тәрбия җитмәүдән атыбызны да югалттык. Иң ачысы - шул ук елны әтиебезнең һәлак булуы турында өчпочмаклы хат килде. Гаиләбез ятим калды. Ул елларны барлык халык бик авыр кичерде, черек бәрәңге, бозлы басуда башак җыю, алабута ташу – ачлыктан үлмәс өчен берсе дә калмады. И Аллам, бу афәтләр кабатлана күрмәсен, - дип сөйли Мөнәвир ага.

  Тормыш иптәше Самия белән биш бала үстерделәр. Әбиләре Мәрвәрә оныкларын бик яратып үстереште, әти-әниләре колхоз эшеннән фермадан кайтып кермәде.

-Матур яшәдек, үз көнебезне үзебез күрдек, мал-туар асрадык, чана ясадым, чыпталар суктык. Әле шушы хезмәтләремнән авылыбыз мәдәният йортында узган республика иҗат семинарында күргәзмә оештырдык. Аллага шөкер, хәзерге тормышлар яхшы, дөньялар гына тыныч булсын. Төпчек улым Дамир  урам аша гына яши, бар балаларым, килен-кияүләрем киңәшләремне тотып, олылап хөрмәт итәләр, онык-оныкчыкларымнын саны 25кә җитте. Кызганыч, Самиям, балаларымның әниләре инде вафат, авыр туфрагы җиңел булсын. Бу югалтуымны бүгенге көнне Аллаһы Тәгалә бүләге итеп кабул иткән, тыйнак, унган, булган Минневафа тулыландыра,  - ди Мөнәвир агай.

 Булганына шөкер итеп яши алар, әле Алла боерса, 100 яшьлек юбилеема да  килерсез, дип, "Ашытым - ышанычым, алтын тәхет" дип исемләнгән бәйрәмдә мең рәхмәтләрен җиткерде аксакалыбыз.

  Ралия Әхмәдуллина.

Фотолар шәхси архивтан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев