Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Куш-Елганың ак әбисенә 95 яшь тулды

4 сентябрьдә Куш-Елга авылында гомер итүче Икълимә Юнысова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Түбән Биш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алия Гыйльфанова,  район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Икълимә апа хөрмәтенә җылы теләкләр һәм яраткан җырлары яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Икълимә Сәлахетдин кызының гомер юлы үзе бер тарих язарлык. Шыкмай авылында туып-үскән кызның балачак еллары җиңелләрдән булмаган. Ачлык-ялангычлыгын да кичергән, авырлыкларны да күп күргән. Гомерен үз туган җиренә багышлаган  хезмәт ветераны да ул. Куш-Елга авылы егетенә кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. 

“Үгез җигеп, хуҗалыктан сөт тә җыйдым. Авыл клубында 40 ел җыештыручы булып эшләдем. Элек бит урамнар бик пычрак, хәзерге кебек таш юллар юк иде. Сапогилар белән кереп пычраталар иде. Ул пычракны җыеп чыгару бик авыр булды”, - дип искә ала үткәннәрен Икълимә апа.

Яшьли тол кала ул. Бик авыр булса да, биш баласын үз тырышлыгы белән үстерә, кеше арасында ким-хур итми.  Халык арасында абруй һәм хөрмәт казана.

-Кунаклар белән Икълимә апа үткәне,  бүгенге тормышы турында сөйләште. Хәтере дә сокланырлык әле. Җырлап та күрсәтте.  Үзен котларга килүчеләргә зур рәхмәтләрен житкерде, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде. Аңа мәдәният тармагы ветераны буларак, район мәдәният йортыннан Рәхмәт хаты тапшырылды, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев