Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Куш-Елгадан Моратовлар: “Шөкер итә белгән кеше генә бәхетле була”

Районыбызның бик матур, тыныч кына өлешендә өч гасырдан артык гореф-гадәтләрен, йолаларын буыннан-буынга җиткереп, үз тарихын булдырып яши ике исемле Куш-Елгалы Ашыт авылы.

Әйе тату, бердәм, бер-берсен хөрмәт итеп, хезмәт сөеп яши авылым халкы. Һәр килгән яңа елга олы өметләр баглап, аларны тормышка ашырып яши кушъелгалылар. 2022 елда бик уңышлы булды безнең өчен, ди алар. Дөрес, бүгенге көндә авылда мәктәп юк, 11 укучыбыз Түбән Биш урта мәктәбендә белем һәм тәрбия алалар. Кибет юк, район үзәгеннән килеп йөргән автолавкага бик рәхмәтлебез. Авылыбызга ямь биреп торучы аксакалларыбыз, ак яулыклы әбиләребез мәчеткә җыелып җомга намазлары уздыралар, мөнәҗәтләр, бәет, вәгазьләр белән уртаклашалар. Мәчеттә Коръән дәресләре алып барып халыкка дини белем биргәннәре өчен Сөләйман хәзрәткә, мөгаллимә Сабира ханымга хөрмәтебез зур. Шушы елның иң сөенечле байлыгы - ул ТР Рәисе аппараты җитәкчесе Әсхат Сәфәров ярдәме белән яңадан төзекләндереп ачылган Хәзрәт чишмәсе һәм яңа мәдәният йортыбыз. Кушъелгалылар, мең рәхмәтләрен әйтеп, 2023 елны яңа клубта каршы алдылар. Авылыбызның рухи яшәешендә китапханәче Розалия Әхәтова зур урын алып тора. Ул авылдашлары белән уртак тел табып, авыл, җирлегебез тормышында актив катнашып, үз янына күп китап укучылар җәлеп итеп тырышып эшли. Иске клубыбыз, китапханә белән берлектә төзелеш вакытында күчмә китапханә оештырып, табигатьтә, шәхси йортларда төрле әдәби чаралар үткәрүе генә нигә тора!

Һәр чор тарихы үз шәхесләрен булдырган кебек, кушъелгалылар да үзләренең онытылмас һәм бүгенге көндә араларында булган шәхесләре белән горурланалар. Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Мәсгут Гыйльфанов, җирлегебез шагыйре, Сөббух Рәфыйков премиясе лауреаты Мөнир Талипов һ.б.лар.

Шуларның берсе - "Дәрәҗә", Хезмәт Кызыл байрагы орденының тулы кавалеры, СССР ВДНХсы бронза медаленә, республикабыз, районыбызның бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек авылдашыбыз Нәҗип Моратовка аерым тукталып үтәсем килә. Нәҗип Миңнехуҗа улы 8 февральдә 80 яшьлек гомер бәйрәмен бәйрәм итәчәк.
Моратовлар гаиләсендә 7 бала үсә, Нәҗип – икенче бала. Әтиләре Миңнехуҗа, әниләре Майсорур балаларны хезмәт белән тәрбиялиләр. Нәҗип башлангыч мәктәпне үз авылында, аннан Түбән Биш мәктәбендә җиде класс тәмамлый. Шушы мәктәп елларының хәтерендә калганы - иртәнге таңнан сәгать 3тә торып мәктәпкә кадәр 7-8 кап сугулар, апаларына булышыр өчен колхоз фермасына төшеп бозау караулары, сыер савулар... Ачы җилле кар-бураннарда, җәйге эссе көннәрдә салам, печән, утын ташулар. Хезмәт белән чыныгып үсә ул, әле ул гына да түгел, әнисеннән килгән осталык Нәҗипкә дә күчә. Бишенче класстан алып сәхнәдә спектакль куйганда җырчы малай кирәк булса, мине алалар иде, дип көлеп искә ала ул балачагын. Ул җыр-моңга гашыйк, матур, моңлы итеп җырлавы аны күрше төбәкләргә, районга, республикага таныта. Буй җитеп, сәләтле ир-егет булгач, күпме туйлар, юбилейлар, матур-матур мәдәни чаралар алып бара Нәҗип абый. 14 яшеннән язмышының хезмәт кенәгәсен ачып, үз авылында - Тукай исемендәге колхозда көтүче, учетчик, ферма мөдире булып эшләп, 1962 елда армия сафларына алынып, 3 ел Германиядә хезмәт итә.

Армия хезмәтеннән кайткач туган төбәгендә төрле хезмәтләр башкарырга туры килә. 1970-1974 елларда экономист булып эшләгән чорында кичке мәктәптә укып урта белем ала, колхозның комсомол оешмасын җитәкли. Коммунистлар партия сафына алынып, партия оешмасы секретаре ярдәмчесе була, колхозда өлкән бригадир булып эшли. Читтән торып Минзәлә совхоз техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге дипломын ала.
Нәҗип абый 22 елдан артык Куш-Елга комплекслы бригадасында өлкән бригадир вазифасында тырыш хезмәт куеп, зур уңышларга ирешә.

Ул 33 яшькә җитеп кенә Сармашбаш авылының чибәр кызы Гөлҗәүһәргә өйләнә. Бик матур, тату гаилә корып, иңне-иңгә куеп яшәп, ике малай, бер кыз үстереп, зур тормыш юлына бастыралар.

Бүгенге көндә матур йортта мал-туар карап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, кунакка кайткан балаларын, оныкларын каршы алып, бәхетле яшиләр алар.
Гөлҗәүһәр ханымга ничек шундый бәхеткә ирештегез, дип гади
генә сорау биргәч, бераз уйланып торгач, бик төпле, ачык итеп җавап бирде.
- Ирне ир итеп, аны хөрмәт итеп яшәү кирәк бу тормышта, авыл халкы белән дус булып, мәрхүм каенанам белән 32 ел бергә тату, аның хәер-фатихасын алып калып яшәдем. Аннан өстәп бу тормышта белгәннәремне киленнәремә, кызым, оныкларыма өләшәм. Шуның белән без бәхетле. Аллаһы Тәгаләнен биргәннәренә шөкер, - ди Гөлҗәүһәр апа.

Ралия Әхмәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев