Күпбалалы гаилә агротуризм белән шөгыльләнергә хыяллана
Ирина һәм Владимир Медведевлар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә, алар элек шәһәр җирендә яшәсәләр дә, хәзер авыл тормышын үз итеп, зур хуҗалыкны алып баралар.
Медведевлар Онбия авылына моннан 16 ел элек күченгәннәр. Олы малайлары шәһәрдә туса, Онбиядә тагын ике кыз алып кайтканнар. Гаилә никадәр зур булса, һәркемгә эш тә шул кадәр зур. Владимир — һөнәре буенча төзүче. Ул хуҗалыктагы күп төзелеш эшләрен үз куллары белән башкарган. Хәзер инде әтиләренә уллары да ныклап булыша. Ирина ике һөнәр иясе — пешекче-кондитер һәм хисапчы. Алар уртак гаилә учагын 2005 елда тергезгәннәр, ә авылга күченеп яши башлаулары 2008 елдан.
Икесе дә шәһәрдә туып үскән яшьләрнең авыл тормышына берегүләре, әлбәттә, кызыксыну тудырды.
— Бу карар үзеннән-үзе килеп чыкты. Минем әти ягыннан нәсел башым әлеге авылга барып тоташа. Биредә бабай-әтидән калган йортыбыз бар иде, аның озак сатылмавы да сәбәп булгандыр. Аннан соң җәйге каникуллар чорында күп вакыт авылда үтте. Биредә печән чабарга да, утын ярырга да, балта эшенә дә өйрәндем. Бабай янында уздырган балачак мизгелләре һәрчак күңел түремдә якты хатирә булып саклана. Мөгаен, шул чорлар авыл җиренә тарткандыр. Без Ирина белән шәһәрнекеләр булсак та, өйләнешүгә үз йортыбызны булдырып гомер итү турында хыялландык. Ә Өмбиядә саф һава, табигать, шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә. Авылга күченгәнче безнең Иван белән Федорыбыз бар иде. Ирина балаларны чиста экологияле урында тәрбияләүне хуплап кабул итте. Ә монда күченгәч инде Анастасия белән Марфабыз туды. Авыл җиренең балаларга яхшы тәэсир итүен үз мисалыбызда әйтә алабыз. Алар еш чирләргә бирешмәделәр, кече яшьтән кул арасына кереп хезмәткә өйрәнеп үсәләр, мөстәкыйль тормышка әзерлекле булып җитлегәләр, — дип сөйли Владимир.
Авылга күченеп әйбәт кенә тормыш корып җибәргән гаиләне бәхетсезлек очрагы да эзләп таба. 2022 елда аларның йортлары, хуҗалыкларының бер өлеше, терлекләре яна.
— Без киң күңелле һәр кешегә рәхмәтлебез. Йортыбыз янгач без Алмаз Исрафиловларда яшәдек, аларга гомеребез буе бурычлыбыз. Үзебез дә аздан гына исән калып, көчкә алга таба яшәү көче алдык, — дип искә алалар Медведевлар авыр мизгелләрен.
Тырыш гаилә, якыннары ярдәме белән кабат хуҗалыкны тергезеп килә. Әлегә бәләкәй вагон өйдә яшиләр, алга таба зур йорт төзүне максат итеп куялар. Терлекчелек белән шөгыльләнүгә йөз тоталар.
Берара алар хуҗалыгындагы мөгезле эре терлек саны 40 башка кадәр җитә, ә хәзер төп игътибарны сөтчелеккә бирәләр. 8 савым сыерлары бар, бозаулары да хәйран, моннан тыш, болыннарда ялларын уйнаклатып чабучы атлары, көдрә йонлы сарыклары бар. Кош-корттан тавыклар, үрдәкләр, казлар асрыйлар. Үрдәк һәм каз бәбкәләрен үзләре инкубаторда чыгарталар. Сөттән эремчек, май, каймак, сыр, катык ясыйлар, иттән тушенка әзерлиләр, сатып гаилә бюджетын тулыландыралар. Ирина үзе ипи, пироглар, чәй ризыклары әзерли. Кыскасы, авыл җирендә нәрсә белән шөгыльләнеп була, барысын да эшли алар.
Терлекләрне көндез болында Ирина күзәтә, төнлә белән Владимир көтү көтә. Атларын электрокөтүче саклый. Маллары көр, киң яланда иркенләп утлап йөриләр.
Балалары — әти-әниләренең төп ярдәмчеләре. Бар да тырышлар, уңганнар. Хуҗалыкта һәр баланың үз бурычы бар. Олы уллары Иван быел мәктәпне тәмамлаган, ул аеруча атлар ярата, аның кебек бу малларны тәрбияләүче юк, дип елмая әти кеше. Ә унбиш яшьлек Федор техникага хирыс, ул хәтта эретеп ябыштыру эшләрен дә башкарырга өйрәнгән инде. Ун яшьлек Настя карамагында казлар карау, ә бәләкәй Марфа әле барысының да күңелен күтәреп, хәтфә үләндә тәгәрәп үсеп килә. Күмәк бакча эшләре булганда, хуҗалыкны тәртипкә китергәндә, исә алар һәр эшне бергәләп башкаралар.
Ир белән хатын балалар үстергәндә, иң мөһиме аларны мәхәббәт белән тәрбияләү, хөрмәтле булырга өйрәтү, эшне башкарганда үрнәк булу, диләр.
— Без балаларыбызның табигать кочагында үсүен, әйләнә-тирә мохитне китап аша белеп түгел, күреп-тоеп яшәүләрен телибез. Җир-Ана бит ул үзе көч бирүче дә, дөньяны танып белергә өйрәтүче дә, — диләр ата белән ана.
Ә укырга балалар шәһәрнең 4нче мәктәбенә йөри, кечкенә кызлары «Якты кондыз» балалар бакчасында тәрбияләнә. Әти-әниләре балаларны, кемнең вакыты бар, шәһәргә машинада йөртә. Иң мөһиме балалар мәктәптә яхшы укый.
Онбия — районның кечкенә авылы, биредә күпчелек җәйге чорда авыл йортларын дача итеп яшәүчеләр өстенлек итә. Монда мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Әмма Медведевларга биредә күңелсез түгел, алар кинәнеп яши. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, җиләккә, гөмбәгә, балыкка йөриләр. Балалар янына шәһәрдән дуслары да еш кунакка килә. Алар мондагы рәхәт тормышка кызыга.
Медведевларның арендага алган 15 сутый җире бар, анда ике трактор, печән пресслау техникасы, печән чапкыч, мотороллер, экскаватор ярдәмендә һәр эшне үз вакытында башкарырга өлгерәләр. Сыерларны ике махсус аппарат белән савалар. Моның өчен гаилә башлыгы район җитәкчелегенә, Чыбыклы авыл җирлеге башлыгына дәүләт программасына керергә ярдәм итүләре өчен рәхмәтле.
Алга таба әлеге гаилә агротуризмны үстерергә планлаштыра. Чөнки алар шәһәр кешеләренең авылга килеп күңел тынычлыгы алуын күрәләр. Инде хәзер үк алар теләгән кешеләрне атларда йөрергә чакыра.
Роза Илалтдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев