Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кеше хезмәте белән матур

Механизатор Шәйхенур Миннекәев 40 елдан артык штурвал артында.

Районыбыз кырларында бөртекле культураларны урып-җыю зур оешканлык белән дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре явым-төшемнәрсез торган көннәрнең минутын да әрәм итмичә, ел уңышы өчен көрәшәләр. «Зәй шикәре» агрофирмасы уракка июль уртасында керешкән иде.

— 172 гектар мәйданлы басуда «Скипетр» сортлы көзге бодай суктыруны төгәллибез инде, берь-юлы 7 комбайн эшли. Уңышның кадерен белүче, күп еллар эшләүче комбайнчылар хезмәт куя бездә, — ди «Чыбыклы» җитештерү комплексы җитәкчесе Семен Агеев.

Елның коры килүенә карамастан, бөртеклеләрнең уңышы яхшы быел, дип сөенә игенчеләр. Күңелләре күтәренке аларның, һәркайсы ел уңышын югалтуларсыз җыеп алуга ла-еклы өлешен кертеп эшләргә тырыша. Тәҗрибәле комбайнчы Шәйхенур Миннекәев 40 елдан артык инде икмәк суктыруда катнаша. Елның-елында урып-җыюда район комбайнчылары арасында ал-дынгылар рәтендә бара ул. Штурвал артында үзе булса, ярдәмче итеп улы Илназны алган. Әти-ле-уллы Миннекәевләр бишенче сезон инде бергә «Нью-Холланд» комбайнында хезмәт куялар.

— Мин 1979 елдан бирле икмәк суктыруда катнашам. Явым-төшемсез җәйләрдә уңыш та начар була иде. Тик быел елына күрә икмәк куандырырлык. Кайбер басуда гектарыннан 40 центнер уңыш чыга. Көзге бодай гына түгел, арпа культурасы да бик яхшы өлгергән. Эшне алдан зур әзерлек белән башлагач, тоткарлыклар юк, вак-төяк ватылып алуларны исәпләмәгәндә, урып-җыю оешкан төстә бара дияргә мөмкин, — дип безнең белән аралашып алды Шәйхенур абый.

Уңыш яхшы булгач, комбайн бункеры да тиз тула. «КамАЗ» машиналары суктырылган ашлыкны Зәй элеваторына илтә. Икмәк булса — җыр да була, ди халык. Көнне төнгә ялгап басуларда алып барылган тырыш хезмәт ихтирам, хөрмәткә лаек. Игенчеләрнең уңышны яңгырларга кадәр югалтуларсыз җыеп алырга исәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев