Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кәрәкәстән Гөлчәчәк апа хәрбиләргә җибәрер өчен 130 йомыркага токмач кискән

Киң күңелле Гаяз абый белән Гөлчәчәк апа Гыйләҗиевлар авылның тормыш казанында кайнап, һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә әзер булып яшиләр.

Зәй районы Кәрәкәс авылында гомер итүче  Гаяз белән Гөлчәчәк Гыйләҗиевларның тормыш корып, бергә яши башлауларына быел 50 ел тула.  Матур, тигез тормышта намуслы хезмәт иттеләр, лаеклы ялга чыктылар.

“1974 елның 29 апрелендә, юл буеннан беренче чыккан яз чәчкәләрен җыя-җыя, Бигеш авыл Советы ЗАГСына язылышырга җәяүләп төштек”, - дип искә ала  Гаяз абый.

Менә шушы  көннән бирле алар гел бергә. Ике кыз  үстергәннәр. Хәзер инде кайгыртучан әби белән бабайның дүрт оныклары, бер оныкчыклары  бар.

 “Киң күңелле Гаяз абый белән Гөлчәчәк апа бүгенге көндә авылдагы бер эшкә дә битараф булмыйча, авылның тормыш казанында кайнап, һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә әзер булып яшиләр. Клубта бер генә чара да Гаяз абыйдан башка узмый. Әле күптән түгел “Балкыш” өлкәннәр фестиваленең район турында катнашып, "Уфтанма" җыры белән күңелләрне кузгатты. Ә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә җибәрү өчен Гөлчәчәк апа 130 йомыркага токмач басып, кисеп, әзерләде. Әле бит йомыркалары дә үрдәкнекеләре, кечкенә түгел. Бик зур көч таләп итә торган эш бу”, - ди Кәрәкәс мәдәният йорты директоры Рәмзия Зиязова.

Гөлчәчәк апа алданрак хәрбиләр өчен 40 йомыркага токмач кисеп шаккаттырган авылдашларын.

“Гаяз абыйның үз куллары белән төзегән йортының тәрәзәләре көлеп тора. Төп йортның туганнары, балалары, якыннары өчен һәрчак ишекләре ачык, барысын да  түгәрәк табын артына җыеп, әрвахларны искә алалар, бәйрәмнәрне күңелле итеп каршылыйлар. Алга таба да Гыйләҗиевлар күп еллар тигезлектә, саулыкта, авылны ямьләп яшәсеннәр иде дигән теләктә калам”, - ди Рәмзия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев