Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кәрәкәслеләр өмәгә чыкты

10 сентябрьдә Кәрәкәс авылында яшәүчеләр өмәгә җыелып, авылның Шәми күпере янын иске агачлардан чистаттылар.

Кәрәкәс – районда матур, төзек авылларның берсе. Авылга килеп кергәч тә йортларның төзек, караулы булуы күзгә ташлана. Биредә тырыш, уңган халык яши. Кәрәкәслеләр еш өмәләр оештырып, авыл урамнарын, елга, чишмә буйларын да тәртиптә тота.

Узган шимбәдә алар авылның Шәми күпере тирәсен чистарттылар.

-Өмәгә килгән һәр кешегә Алланың рәхмәте яусын, исәнлек-саулык булсын. Һәрвакыт ярдәмгә әзер булып, трактор белән булышкан өчен Раяз Гыйләҗиевка аеруча рәхмәтлебез. Шундый тырыш, авыл өчен җан атып яшәүчеләр булганга, урамнарыбыз чиста, төзек. Алга таба да авыл гөрләсен, - ди мәдәният йорты директоры Рәмзия Зиязова.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев