Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кадер үзешчәннәре спектакль куйды

Кадер авылы мәдәният йортында Фәүзия Бәйрәмованың “Сандугач балалары” драмасы күрсәтелде.

Аны районда Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган "Театр призмасы аша батырлык" фестиваль-конкурсы кысаларында авыл үзешчәннәре сәхнәләштерде.

Спектакльдә бүгенге көн кадагына суга торган актуаль мәсьәләләр күтәрелә:       Сандугач белән Габделхәй гаиләсенең язмышы сурәтләнә. Алар ике ул үстерәләр. Олы уллары әфган сугышына үз теләге белән китеп, эзсез югала. Кече уллары да шунда китеп, үлеп кала. Олы уллары ярты җанын чит илдә, сугышта калдырып, дүрт елдан кайтып керә.  Габделхәйне җитәкчеләргә каршы чыкканы өчен төрмәгә утырталар. Ана бу хәсрәткә түзә алмый һәм акылыннан яза. Чөнки аның нәсел җебе өзелергә тора. Бу авыр кайгыдан аны оныгы, нәсел дәвамчысы гына коткара. Нинди кайгылар күрсә дә, ана йөрәге түзә, чөнки тормыш дәвам итә...

Рольләрне ана - Гөлфия Сөләйманова, әти – Рөстәм Хамматов, уллары – Айрат Гарифуллин, Руслан Батаев, киленнәре Роза – Азилә Закирова, авыл советы җитәкчесе - Фәнзилә Боярова, милиционер - Гөлүзә Хамматова оста итеп башкардылар. Музыка бизәлеше  буенча  Лениза Закирова җаваплы булды.

Авыл халкы тарафыннан спектакль җылы кабул ителде, тамашачының күңел түренә үтеп керде. Бу спектакльдә уйнаган авыл үзешчәннәренә рәхмәт әйтәсем килә, бигрәк тә яшь буынга. Мондый актив үзешчән коллективлар булганда театрлар куелыр, мәдәният йортлары гөрләп торыр дип ышанып калабыз.

Гөлфия Сөләйманова, Кадер авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев