Кабан-Бастрыкның Ак дәдәе авылның киләчәген кайгырта
Күптән түгел керәшен авылларына Ак дәдәйләр билгеләнде. Кабан-Бастрыкның Ак дәдәе итеп Илья Батаев сайланды.
Таңның алсу яктылыгына кошлар сайравы кушылып, ачык тәрәзәдән өйгә иртәнге моң тулды. Бу матурлык мине урамга чакырды. Мин бакча түренә атладым. Нинди хозурлык! Күңел бу матурлыкка гына риза булмыйча, чишмәле тау итәгенә, биек Кабантау башына дәшә. Мин чишмә чыңын, челтер Бастырма елгасының моңын күңелгә салып, күпер аша чыктым да Кабантау башына күтәрелергә уйладым.
Тауга күтәрелгән саен авылым бар матурлыгы белән ачыла барды. Мин тауның иң биек ноктасында... Авылым басу-кырлары, урманнары, чишмә-елгалары, горур, текә тавы кочагында, нәкъ оҗмах почмагына охшап, рәхәт кенә йөрәкне иркәләп чеметте дә, әллә нинди рәхәт хисләр мине иркәләде.
Сүзем авылымның иң зур байлыгы - аның халкы, күркәм кешеләре турында иде. Кайчандыр - зур төзелешләр, үзгәрешләр чорында Кабан-Бастрыктан китеп шәһәрдә төпләнеп калган авылдашларым кире туган авылына кайтып йортлар төзекләндерә, йортлар сала. Авыл тумалары булмаса да, Кабан-Бастрыкны үз итеп, яратып килгән кешеләр дә бар. Шунысы мактауга лаек -яшьләр яңа йортлар төзи. Район, авыл җирлеге җитәкчеләре нык кайгырта авылымның киләчәген. Керәшен авылларына район керәшен оешмасы зур игътибар бирә.
Күптән түгел керәшен авылларына Ак дәдәйләр билгеләнде. Авылыбызның Ак дәдәе итеп Илья Батаев билгеләнгән көннән үз эшенә баш-аягы белән чумды. Ул иң беренче эш итеп Кабан-Бастрыкның үз керәшен оешмасын булдырып, авылыбыз халкын бергә туплады һәм бу оешма әгъзалары арта бара. Илья Григорьевич эшне авыл җирлеге Советы белән генә түгел, ә яшьләр һәм халык белән дә киңәшеп алып бара. Халык әйтсә хак әйтә, киңәшле эш таркалмый.
Уйлаган уйларым, әйтәсе сүзем шул, авылым киләчәккә карап эш итүче матур күңелле, эшчән, туган ягын чын күңеленнән яратучы халкы белән бай.
Уйларга бирелеп акрын гына таудан төшәм. Аллага шөкер, авылның киләчәген кайгыртып яшәүче, киң күңелле, олы йөрәкле кешеләрең күп шул, синең Кабаным!
Клавдия Максимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев