Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Югарышепкәлеләр кич утырды

Югары Шепкәдә җылы көннәрнең берсендә капка төбендә кич утырдылар.

 

Авылның Муса Җәлил, Елга, Мулланур Вахитов урамнарында яшәүчеләр  бергәләшеп кич утырырга җыелдылар.

Авыл киче. Көндез тормыш мәшәкатьләре  ардыргач, күрше-күлән кичен  ял итеп утырыр өчен бер капка  төбенә җыела. Анда төрле дөнья хәлләре, яңалыклар сөйләшәләр. Самавыр куеп, табын әзерләп, гапләште күршеләр, бер урамда яшәүчеләр.

Хәзер яшьләргә ятрак булса да, өлкәнрәкләр бик яхшы хәтерли, авылларда кич җиттеме, капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде, соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, барысы да шунда сөйләшенә, аннан соң күңел ачулар башлана иде. Хәзер мәдәният хезмәткәрләре шушы йолыаны яңарту өстендә эшли.

 “Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында кичәне милли көйләр, уеннар, биюләр бизәде. Кич буе җыр-моң, шаян сүзләр, уен-көлке тынып тормады”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев