Югарыпәнәчелеләр капка төбендә утырды
Югары Пәнәче авылы халкы тырышып эшли дә, ял да итә белә. Бер очрашып, үткәнгә кайтып килеп, яшьлекләрен искә алу - үзе бер матур чара.
Бу көннәрдә авыл апалары Хәмденур апа Вәлиәхмәтова капка төбенә җыелды. Бергә җыелгач, үткәннәргә кайтып килеп, яшьлекләрен искә алып, йолалар, ил вакыйгалары турында сөйләштеләр, борчу-шатлыкларын бергә бүлештеләр.
“Рәхәт һәм күңелле очрашу-аралашу бер-береңә җылы хисләр бүләк итү чарасы да булды. Саулыкта, тыныч дөньяларда дус-тату яшәргә язсын. Илләр тынычланып, ир-егетләр туган якларга, нигезләренә кайтырга язсын, дигән теләкләр дә яңгырады”, - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты диреткоры Илһамия Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев