Югары Пәнәчедә яшәүче Гәрәевлар 850 баш бройлер тавык үстергән
Гөлгенә һәм Илнар Гәрәевлар яшь кенә булсалар да, авыл тормышын үз итеп яшиләр. Һәрьяктан да уңган, тырыш алар.
Илнар – Чаллы егете, Гөлгенә – Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылы кызы. Чаллыда төпләнгән яшь Гәрәевлар гаиләсе моннан ике ел элек Югары Пәнәче авылын ошатып, биредә йорт сатып алалар һәм хәзер Пәнәчене үз итеп яшиләр. Гаиләдә ике малай үсә: олысы Ислам VIII сыйныфта укый, кечесе Халидка 6 яшь.
-Авылда яшисебез килеп, йорт сатып алырга уйлагач, кош-корт, мал-туар асрый алырлык хуҗалыклы буласыбыз килде. Беренче елны 2 цесарка, 5 үрдәк-мулард, 5 каз алып үстердек. Цесаркаларның тавышы бик көчле булганга, аларны бер ел гына тоттык. Кыш чыккач, казларыбыз күкәй салып бәбкә чыгарды. Ләкин каз асрау өчен янәшәдә елга-су булу кирәк. Шуңа күрә аларны да алга таба асраудан баш тарттык. Икенче елны бер тәүлеклек 50 бройлер алып үстердек. Бар эш шуннан башланып китте, - дип сөйли Гөлгенә.
Токымлы тавыклар да тоталар. Аннан Гәрәевлар инкубатор алып, чебешләрне үзләре чыгарырга карар итәләр. Быел иртә язда инкубаторда 250 чебеш чыгарганнар. Апрель аенда 250 бройлер алып үстергәннәр.
-Июнь аенда тагын 450 бройлер алырга уйладык. Соңгы 30ын суйганда, әле тагын бер ай вакыт бар тавык асрарлык дип, тагын 200 бройлер алдык. Бройлерларны без үз авыл җирлегебез фермеры Рөстәм Шакировтан алабыз. Белгән кешедән алу күпкә ышанычлырак. Шул ук вакытта ул безгә тавык үстерү буенча киңәшләрен дә бирде. Үз сатып алучыларыбыз бар, - ди Гөлгенә.
Илнар Алабугага йөреп эшли. Гөлгенә авылда мәдәни чараларда да катнашырга өлгерә, китапханәгә укучыларны җәлеп итү буенча да күп көч куя. Хуҗалыктагы тавык та чүпләп бетермәслек эшенә дә өлгерә.
“Мин авыл баласы бит. Кечкенәдән Гариф бабамның мич башына бүрек куеп, шунда каз бәбкәләре чыгарганын күреп үстем. Ул безне аягыгыз ләпелдәмәсә, авызыгыз чәпелдәмәс, дип эшләп ашарга өйрәтте. Авылга күченгәнебезгә бер дә үкенмибез”, - ди хуҗабикә.
Гаиләдәге ике малай да эшкә өйрәнеп үсәләр. Олысы Исламның үз “бизнесы”. Беренче елны ике куяннан башлап үстергән Исламның хәзер инде 60ка якын куяны бар. Мәктәптән кайтуга ул аларга ашарга, эчәргә әзерли. Кечкенәсе Халид йомырка җыю өчен җаваплы. Һәр көн күкәйләрне җыеп алып кереп, санап, әтисе эштән кайтуга отчет бирә.
Кызыклы мавыгудан ямь-тәм табып, файдасын, бәрәкәтен күреп, сөенеп яшәүче Гәрәевлар гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев