Югары Мәлемнең җырлы-моңлы гаиләсе ул Талиповлар
Югары Мәлем мәдәният хезмәткәрләре “Иҗади гаилә - ил бизәге» проекты буенча редакциягә Талиповлар гаиләсе турында язманы юллады.
Гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Талиповлар гаиләсе - әнә шундый ныклы, көчле гаилә, Мәлем авылы мәдәниятен үстерүгә күп көче кергән иҗади гаиләләрнең берсе дә әле алар.
Гасыйм абый гомер буе сәхнәне яратты, халык театрында спектакльләрдә уйнады, аның башкауындагы җырларны авыл, район тамашачысы гына түгел Казан тамашачысы да көчле алкышлады.
Тормыш иптәше Азия апа - мәгариф ветераны, мәктәп балаларына белем бирү белән беррәттән, эстетик тәрбия бирүдә зур көчен куйды. Азия Мөхлисовна оештырган әдәби-музыкаль монтаж, концерт программалары, спектакльләр һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды.
Балалары да үзләре кебек сәләтле Гасыйм абый белән Азия апаның. Кызлары Алсу Зәйдә укытучы булып эшли, балалары Инсаф һәм Алия белән төрле чараларда, бәйге, фестивальләрдә катнашалар. Уллары Марат белән Азат та һәрвакыт сәхнәдә, Марат Алабуга мәдәният училищесының режиссер бүлеген тәмамлап, шактый еллар Югары Мәлем мәдәният йортын җитәкләде.
Азат белән Марат - бүген дә мәдәният йортының иң актив үзешчән артистлары: “Рамай” ансамбелендә җырлыйлар, “Балкыш” халык театрында уйныйлар. Талиповларның оныклар да сәләтле. Диләрә Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакуләм коммуникацияләр институтының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә яшьләр арасында медиакоммуникацияләр белгечлеге буенча һөнәр алып чыкты, үз һөнәре буенча бүген Мәскәү шәһәрендә хезмәт куя. Ә иң кечкенә Алина белән Данис “Шомбай” балалар театрында шөгыльләнәләр, төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар. Талиповлар гаиләсенә алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
Миләүшә Хәйруллина, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев