Югары Мәлемдә өлкәннәр өчен «Ветеран чыршысы» бәйрәме оештырылды
«Чыршы бәйрәме»нә килгән өлкәннәрне Кыш бабай котлады, ә абый-апалар аңа шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, осталыкларын күрсәттеләр.
Югары Мәлем авылында традицион "Ветеран чыршысы" бәйрәме үтте.
Югары Мәлем мәдәният хезмәткәрләре озын кышкы ялларда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә төрле кызыклы чаралар оештыра. Биредә "Ветеран чыршысы" уздыру матур традициягә әверелде.
Бәйрәмгә килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин һәм Кыш бабай котлады.
"Апалар бәйрәмгә җырлар, шигырьләр әзерләп килгәннәр иде. Бәйрәм күңелле уеннар, җырлар белән үрелеп барды ", - ди Югары Мәлем мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев