Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Югары Мәлем җирлеге актив яшәештә

Югары Мәлем авыл җирлегендә район башлыгы Разиф Кәримов, җитәкчеләр катнашында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары үтте.

Һәркайда җитенкелек  чагыла

Семинар фермер Фаил Хәкимуллин хуҗалыгын караудан башланды. “Агростартап” гранты алып, 50 баш үгез бозау асраучы Гөлнара һәм Фаил семинарда катнашучыларны үз эшләре белән таныштырдылар.
Шулай ук Югары Мәлемдә федераль программа кысаларында заманча төзекләндерелгән Басар елгасы күпере дә аерым игътибарга алынды.

– Авыл халкы өчен кирәк булган һәр объект көнүзәк мәсьәлә буларак хәл ителә. Югары Мәлемдәге бу күпер авылның уртасыннан агучы елга аша салынып, бер урамнан икенче урамга узуны уңайлы итте. Бу инде – әлеге җирлектә шундый заманча икенче күпер. Шуңа да һәр авыл җирлеге башлыгы үз территорияләрендә кирәкле булган эшне билгеләп, аны хәл итү юлларына керешүне башлап йөрергә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте Разиф Галиевич авыл җирлекләре башлыкларына.


Авылны күзәтү барышында күркәм төстәге авыл уртасындагы мәчет тә күз уңыннан читтә калмады. Әле быел гына мәчетне шушы авылдан чыккан, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Азат Хәкимуллин төзекләндергән.

“Тышкы яктан яхшылап җылытылып, заманча материаллар белән матур фасад ясалды. Авыл картлары, мәчеткә йөрүче һәркем Азат әфәндегә бик зур рәхмәтле”, – дип ассызыклады авылның имамы Айрат хәзрәт Солтанов.

Шулай ук авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы муниципаль янгын куркынычсызлыгы хезмәте эшчәнлеге дә каралды. Районда төрле җирлекләрдә менә шундый 8 хезмәт эшли, бу исә шәһәрдән ерак урыннарда гадәттән тыш хәл килеп чыкканда тиз арада чара күрү өчен бик мөһим. Югары Мәлемдә җирлекнең муниципаль янгын сагы оешмасы җитәкчесе Ислам Магомедов белдерүенчә, янгыннан саклану чаралары турында халыкка җиткерелә, кисәтү-профилактика эшләре үткәрелә. Ялгыз яшәүче, күп балалы гаиләләргә автоном янгын хәбәр итү җайланмалары куелган. Янгынга каршы гидрантлар вакытында карап, чистартып торыла.

Сөйләшүләрдә — көнүзәк мәсьәләләр

Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Биредә башта, республикада терлекләр арасында килеп чыккан бруцеллез авыруы сәбәпле, районның гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче комиссиясе утырышы үтте. Анда баш ветеринария табибы Фоат Исламов, район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Эмиль Галеев авыл җирлекләре башлыкларыннан һәр терлек тотучы хуҗалыкка хәлне аңлатуны, тиешле прививкалар ясатуны контрольгә алуны, читтән кергән шикле малларга кызыкмау мөһимлеге турында сорадылар.

Ә Югары Мәлем авыл җирлегенең социаль көнкүреше турында җирлек башлыгы Ленар Сибгатуллин бәян итте.

– Безнең авыл җирлегендә 195 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 85е –савым сыер, кәҗә-сарыклар 265 баш. 2023 елда сыер, кәҗә асраучы хуҗалыкларга субсидия күчерелде. Авыл халкы кышка житәрлек печән әзерләде, пай жирләре өчен агрофирма тарафыннан арпа, бодай бирелде. Терлекләрнең сәламәтлеге ветеринария табиблары күзәтүендә.
Кеше өчен иң зур байлык – сәламәтлек. Авыл җирлегендә 2 ФАП эшли. 65 яшьтән өлкәннәр график буенча район дәваханәсенә диспансеризациягә йөри. Диспансеризация, профилактик чаралар, прививкалар вакытында үткәреп барыла.
2022 елда район житәкчеләре ярдәме белән безнең жирлеккә “Татнефть”ның хәйрия фондыннан иске су торбаларын алыштырырга – 750 мең, район бюджетыннан 83 мең сум акча бүленеп бирелде. Үзәк, Елга аръягы, Тукай урамнарында барлыгы 1200 метрда иске су торбалары алыштырылды, өстәмә ике янгын гидранты урнаштырылды. 2023 елда өстәмә керем акчасына Яшьләр урамында 100 метр су торбасы алыштырылды, өстәмә 1 янгын гидрант куелды. Алга таба тагын 450 метрда су торбасын алыштырып, 3 янгын гидранты урнаштырсак, су проблемасы бетә. Авыл уртасына төшкән Тау чишмәсе авылыбыз халкының яраткан урынына әйләнде. Эшләнәсе эшнең төп өлеше башкарылды, төзекләндерү эшләре калды, – диде ул.
Авылларда җирле бюджетны тулыландыруның бер ысулы булып үзара салым программасы тора. 2023 елда үзара салым хисабына Югары Мәлемдә Сабантуй жирендә төзекләндерү эшләре башкарылган, Тукай, Елга арьягы урамнарына өлешчә таш түшәлгән, ә Керәшен Мәлемендә Гагарин урамының бер өлешенә таш җәелгән.
– 2022 елдан махсус хәрби операция бара. Өлешчә мобилизация кысаларында безнең җирлектән дә берничә егетебез
хәрби хезмәттә. Алар белән булдыра алган чаклы элемтәдә торабыз. Район тарафыннан һәрдаим үткәрелә торган гуманитар ярдәм җыюда безнең җирлектә яшәүчеләр шулай ук актив катнашалар. Авылыбызның хатын-кызлары, әбиләр тарафыннан җылы оекбашлар бәйләү оештырылды, мәктәп коллективы, укучылар окоп шәмнәре ясыйлар. Мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү эше оештырылып, анда авылдашларыбыз үз өлешен кертә, – дип горурланып сөйләде җирлек башлыгы.

Соңыннан Разиф Кәримов, семинарга нәтиҗә ясап, югарымәлемлеләрнең тырыш булуларын ассызыклады, утыз елдан артык җирлек белән идарә иткән Фәнзия Николаеваның тырыш эшен нәтиҗәле дәвам итүче Ленар Сибгатуллинга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев