Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Җирлекләрдә — халык җыеннары

Аксар һәм Багражда җитәкчеләр хисап тотты.

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары бара. Халык белән очрашуларда үткән елга нәтиҗә ясалып, агымдагы елга планнар билгеләнә, торак пунктларда хәл итәсе мөһим мәсьәләләр күтәрелә.

Аксарда

Аксар җирлегендә узган җыенга халык бердәм, актив рәвештә җыелган иде.
Җыенда катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.

— 2023 ел безгә бер-беребезнең кадерен белергә, тормыш кыйммәтләрен аңларга этәрде. Бүгенге көндә районыбызның иң яхшы уллары Ватан иминлеген саклап, махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрбиләргә, госпитальләргә, Луганск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җыю буенча зәйлеләр зур эш башкара. Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту, ярдәм итү дә — мөһим юнәлешләрнең берсе. Районыбыз социаль-икътисади үсеше динамикада булуы куандыра. Күп кенә предприятиеләребез үзләренең финанс торышын яхшыртуга ирештеләр, — диде чыгышында Разиф Галиевич.

Аксар җирлегенә 7 авыл керә, аларда 1600 кеше яши. Җирлек территориясендә 6 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара, 31 шәхси эшмәкәр теркәлгән.

Аксарда муниципаль янгын хезмәте эшли. Узган ел янгын сүндерүчеләр 18 чакыру буенча чыккан. Чакыруларның күбесе кипкән үлән һәм чүп яну белән бәйле, ди җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 104 йортка янгын турында автоном хәбәр итүче җайланма урнаштырылган.

Аксар төп белем бирү мәктәбендә 30 укучы белем һәм тәрбия ала. «Бәхетле балачак» бакчасына 5 бала йөри. Авыл җирлеге территориясендә массакүләм спортны үстерү өчен 6 спорт корылмасы эшли. Әлеге җирлектән чыккан Динә Хөснетдинова 2023 елда «Азия балалары» Халыкара спорт уеннарында 13-16 яшьлек кызлар арасында фигуралы шуу буенча көмеш призер булды.

Яңа елга территорияләрне бизәү буенча «Кышкы әкият» район конкурсында авыл җирлекләре арасында Аксар җирлеге беренче урынны алды.

— Соңгы елларда республика һәм үзара салым программалары буенча җирлегебездә күп эшләр башкарылды. 2024 елда башкарыласы эшләр дә байтак. Урам юлларын, чишмәләрне, балалар мәйданчыкларын, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерү, зиратларда чистарту эшләре алып бару һәм башкалар планлаштырыла. Бездә тырыш, эш сөючән халык яши. Торак пунктны үстерү — уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе, төп максатыбыз — халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, — ди Юрий Исмәгыйлович.

Әлеге җирлектән дә Ватаныбыз иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр бар. Кызганыч, сугыш корбаннарсыз булмый. Аксар егете Эдуард Садыйков хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Җыенда катнашучылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташ егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрбиләрнең әниләренә хөрмәт белдерелеп, чәчәк букетлары тапшырылды.

— Гуманитар ярдәм җыюда үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Җирлек халкы тиз пешүче ашлар әзерләүче волонтерларга яшелчәләр җыеп тапшырды, окоп шәмнәре ясаучылар да бар, хатын-кызларыбыз хәрбиләргә җибәрер өчен токмач кисә. Өченче Бөгелдедән Жвакиннар 48 чиләк бәрәңге бирде. Районнан китүче гуманитар ярдәм аша хәрбиләребезгә исемле посылкалар җибәрдек. Егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, — диде чыгышында җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов.

Соңыннан бүләкләүләр дә булды. Педагогик хезмәт ветераны Рәмзия Гыйззәтуллинага 80 яшьлек юбилее уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәме өчен Владимир Жвакинга, авылдагы эшләргә техника белән ярдәм иткәне өчен Илдар Мөхәммәдиевка бүләкләр тапшырылды. Авыл җирлеге тормышында актив катнашканы өчен Рамил Галимов район башлыгы Рәхмәт хатына лаек булды.

Багражда

17 гыйнварда Баграж җирлегендә үткән җыенда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.

Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев җирлектә узган ел нинди эшләр башкарылган, 2024 елда нинди эшләр башкарылачак, халыкны бүгенге көндә нәрсә борчый — шул хакта сөйләде.

— Безнең җирлектә шәхси хуҗалыкларда 296 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 87се — савым сыер, кәҗә-сарыклар — 207, атлар — 66 баш, — ди Павел Николаевич.

Сарсаз-Баграж авыл мәктәбендә 21 укучы белем ала. Әлеге мәктәпкә дүрт авылдан килеп укыйлар. Укучыларны мәктәп маршрут автобусы йөртә. Балалар бакчасына 6 бала йөри.

— Безнең җирлек халкы үзара салым программасында актив катнаша. Узган ел үзара салым программасы буенча кергән акчага Сарсаз-Багражда Тукай — 1 Май, 1 Май — Оренбург, Вахитов — Луговая урамына чыгу өчен күпергә куркынычсызлык баганалары куелды. Чишмә территориясенә һәм керү юлларына таш түшәлде, территориясен яктырту өчен баганалар утыртылып, ут сузылды. Зиратка ике эскәмия, кагыйдәләр язылган стенд урнаштырылды. Урта Багражда Үзәк урам юлы өлешчә ремонтланды, карт агачлар киселде. Югары Багражда Чишмә урамы юлы ремонтланып бетте, Яр буе урамы юлы өлешчә төзекләндерелде, — ди җирлек башлыгы.

Республика һәм район программалары буенча да җирлектә зур эшләр башкарыла. Гражданнарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча республика программалары нигезендә авыл жирлеге өч грант отты. Сарсаз-Баграж мәдәният йорты түбәсе өлешчә ябылды. Урта Баграж мәдәният йортында жылылык торбалары алыштырылып, яна котельня төзелде. Сарсаз-Баграж авылында яңа модульле ФАП төзелде, яңа элемтә вышкасы урнаштырылды. Югары Багражда мәдәни мирас объектларын саклау федераль программасы буенча чиркәү төзекләндерелә.

Игелекле кешеләр ярдәме белән дә күп эшләр башкарыла. Урта Баграж егетләре Евгений Митин, Радик Низаков, Александр һәм Вадим Кузьминнар ярдәме белән Яңа урам юлына 450 метр озынлыкта таш җәелде. Шулай ук Сарсаз-Баграж һәм Урта Баграж зиратына керү юлына Урта Баграж авылы депутаты Александр Кузьмин, шул ук авыл егете Вадим Кузьмин тырышлыгы белән вак таш түшәлде.

— Авылыбыз халкына һәм читтә яшәүче авылдашларыбызга дә рәхмәт җиткерәсем килә. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү буенча җирлегебездә зур эш башкарыла. Ялга кайткан егетләребезне авыл халкы белән җыелышып, матур итеп каршы алабыз һәм аларга изге теләкләр теләп озатып калабыз. Мәктәптә Радий Харитонов җитәкчелегендә укучылар окоп шәмнәре ясыйлар. Бүгенге көнгә 2465 окоп шәме ясап җибәрелде. Сарсаз-Баграж мәдәният йортында Роза Герасимова җитәкчелегендә хатын-кызлар госпитальләр өчен эчке киемнәр тегә. Бүгенге көндә Урта Багражда маскировка челтәрләре үрү эше оештырылды, — ди Павел Николаевич.

Агымдагы елда үзара салым акчасына авыл юлларын ремонтлау, зиратны төзекләндерү, урам яктырткычларын алыштыру ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев