Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Яшь буын районыбыздан чыккан шәхесләрне белеп калсын

Сармашбаш авылыннан Кадрия апа Гыйльманова әдәбиятка, иҗатка хирыс булган гаиләдә үскәнгәме аның өчен хезмәт юлын иҗатка багышлаган райондашларыбыз турында сөйләүче язмалар бик якын икән.

Кадрия апа — язучы, композитор, педагог, районыбызның билгеле шәхесе Разим Вәлиуллинның бертуган сеңлесе.

— Миңа районыбыздан чыккан иҗат кешеләре турында уку, ишетү бик рәхәт. Педагог буларак минем яшь буынга әнә шундый кешеләр турында белдертәсем, шушы шәхесләрнең мирасын калдыртасым килә. Мәсәлән, абыем Разим Вәлиуллин — 20 китап, 30 симфония, 150 дән артык җыр, хор һәм камера-инструменталь әсәрләр авторы. Мин укучылар аның турында килеп сорашып, фәнни эшләр эшләгәндә бик теләп ярдәм итәм. Башка шундый билгеле шәхесләр турында да, алар исән чакта, аларны белүчеләр булганда сөйләтеп, өйрәнеп калсыннар иде, басма матбугатта алар турында язмаларның күп булуын телим, — ди Кадрия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев