Гомер сукмагыннан ярты гасыр бергә
Сармашбаш авылында яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә.
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын иң кыйммәтле металларның берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй - озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул. Әлеге пар Сармашбаш авылында туып, балачакта бергә уйнап үсәләр.
Мансур һәм Мәүлидә Хөснетдиновлар - зур хөрмәткә лаек гаилә. Мансур абый урта мәктәпне тәмамлагач, туган ягында эшкә кала, армия сафларына барып кайта. Аннан соң Казахстанның Кентау шәһәренә китеп урнаша. Ялларда туган авылына кунакка кайта, шунда авылдашы Мәүлидә апаны Мансур абый күз уңыннан ычкындырмый. Озак та үтми әлеге пар матур гаилә корып, Кентау шәһәренә юл ала. Мансур абый заводка монтажник булып эшкә урнаша, тормыш иптәше Мәүлидә апа мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли башлый. Бер-бер артлы сабыйлар дөньяга килә. Ләкин туган туфрак үзенә тарта, алар туып үскән авылларын сагынып, киредән туган якларына әйләнеп кайталар.
Авылга кайткач, Мансур абый төрле эшләрдә хезмәт куя, Мәүлидә апа мәктәп ашханәсендә эшләп лаек-лы ялга чыга. Гаилә башлыгы мәчет эшләрендә актив катнаша, авылдашларын соңгы юлга озатуда ярдәм итә. Мәүлидә апа мәдәният йортында узган бер чарадан да читтә калмый. Гомер буе күпләп мал-туар тоткан гаиләнең бүген дә кош-кортлары бик күп, жәй көне күпләп каз-үрдәк асрыйлар. Һава торышы нинди булуга карамастан, алар үзләренең хуҗалыгында бергәләшеп нәрсәдер эшли, һәрчак хәрәкәттә. Дүрт балага гомер биргән гаилә бүген оныклар, оныкчыклар сөя. “Дәү әни”, “дәү әти”, дип өзелеп торучы 11 оныклары, 1 оныкчыклары - аларның бәхетләре, сөенечләре.
Мансур абый белән Мәүлидә апа - гаилә бердәмлеген сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен күпме сабырлык, акыл, ышаныч кирәк.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлыгы-куанычлары белән гомернең узганын сизми дә калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар.
Илле ел – ул илле көн түгел. Тормышларының һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалтмыйча, матур итеп гомер кичерәләр.
Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән әлеге гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.
Алсу Гыйниятуллина,
Сармашбаш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев