Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Гомер юлын чишмә төсле җырлап үткән Николка

Кеше китә — эзе кала.

Кабан-Бастрык авылында Николканы белмәгән, искә алмаган кеше юктыр. Яше дә, карты да, олысы да, кечесе дә хөрмәт белән искә алырлык итеп, үзеннән соң да сагынып сөйләрлек гамәлләр, эшләр калдырып китте ул. Кеше китә, үзеннән соң кылган гамәлләре, эзе кала, җыры кала.

Кабан-Бастрык авылында туып үскән Михаил белән Александра Сидоровлар, 1955 елда матур гына гаилә корып, яхшы итеп өй җиткереп, аннан соң яшьлек романтикасы белән читкә —Нальчик шәһәренә китәләр. Туган туфрак тартып кайтаргандыр, 1980 елларда Миша дәдәй белән Сандыра түти уллары белән туган авылларына кайтып, өр-яңадан бик матур өй салып төпләнеп калдылар.

Яшәгән саен, күбрәк кешеләр белән аралашкан саен, шуңа инанасың — кеше башыннан ниләр генә үтми дә, ниләр генә күрми...

Ана йөрәге сизгән икән

Кабан-Бастрык авылында гомер иткән Михаил һәм Евдокия Сидоровлар гаиләсендә шау-гөр килеп алты бала үсә. Олы уллары Николай 1914 елда туа. Аннан соң бер-бер артлы Дарья, Серафима, Пимен, Тимофей дөньяга аваз сала. Николканың әтисе — Михаил дәдәй 1932 елда туган. 1945 елда Бөек Ватан сугышы башлану белән олы уллары Николай Ватанны сакларга китә һәм әйләнеп кайтмый. Ана йөрәге аны гомер буе көтә...

Ул исән, мин үлгәч кайтыр әле, дип Евдокия әби аны гомере ахырына кадәр көтә. 1960 елда якты дөньядан мәңгелек йортка күчә. Чыннан да, ана йөрәге сизгән икән. Әнисе үлеп, бер ел үткәч, Николай кайтып төшә. Егерме ел буена туган ягына кайта алмый. Сугышта яраланып госпитальгә эләгә, аны анда сөйкемле бер шәфкать туташы дәвалый. Ул шәфкать туташы белән аларның гомер юллары бергә тоташа. Бу рус кызы Ерак Көнчыгыштан була.

«Сине үз улыбызга алырбыз әле»

Миша дәдәй егет булып җиткәч, авылыбызның Александра исемле кызы белән таныша. Александраны Миша дәдәйнең әтисе белән әнисе бик ошаталар, ул ятим үскән кыз була. Аның әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. Әниләре бик каты авырып үлә. Алар өч бала ятим калалар. Микайла дәдәй белән Аудый әби Дүрт-Мунча авылыннан кайтып килгәндә бер кызны очраталар. Озын чәчле, бик чибәр кыз була ул. Аудый әби:

— Кызым, син кем баласы? — дип сорый.

— Минем әтием Фролов Сергей Петрович, ул сугышка китте дә кайтмады, әнием каты авырудан соң үлеп китте, — дип җавап бирә ул.

— Әй, кызым, бик авыр әйберләр күтәреп кайтасың, без сине бик яраттык, малаебыз бар, сине үз малаебызга алырбыз әле, — диләр.

Ходайның амин, дигән чагына туры килгәндер, Михаил белән Александра бергә танышып, берсен-берсе яратышып яши башлыйлар. Ә 1955 елда бик күңелле туйлары була. Бер елдан соң 1956 елда Николка (Николай) туа, аннан ике энесе — Михаил, Илья дөньяга киләләр. Ә 1959 елда алар Чиләбегә китәләр. 1960 елда Александрлары дөньяга аваз сала. Миша дәдәй белән Сандыра түти дүрт малай тәрбияләп үстерәләр.

Михаил дәдәй февраль аенда Нальчикта яшәүче дәдәләренең хәлен белергә бара да, андагы һаваны ошатып, февраль аенда бөтен кеше җиңелчә генә киенеп йөри дип, өен сатып, гаиләсен алып, Кабардино-Балкарияга күченеп китәләр. Малайлар дүртесе дә Нальчикта белем алалар. Балалары тарала башлый, уллары Михаил Таллинга китә. Илья, Александр да Чаллыга кайтып, эшкә урнашалар. Алар бик оста рәсем ясаучылар, Илья пенсиягә чыкканчы бер урында — КАМАЗда рәссамчы булып эшләде. Ә Николка Нальчикта яшәгән вакытта пыяла заводында эшли, анда төрле әйберләр, сувенирлар ясыйлар, ул бик оста куллы, нинди эшкә тотынса, шуны яхшы итеп башкара. Әти-әнисе белән Кабан-Бастрыкка кайтып төпләнеп яши. Шуннан башлап Николка авылда бик күп яхшы гамәлләр: чиркәү төзелешендә, чишмәләрне чистарту, төзекләндерү, зиратны карап тоту эшләренең барысында да катнаша.

«Бер эшкә дә карышмады»

— Николка яши иде әле, үз гомерен куркыныч астына куеп, үзен аямыйча Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан, зур нурланыш алган кеше бит ул, шунда аның сәламәтлеге бик нык какшаган. Бик тыныч, уртача буйлы, тыңлаучан, бер эшкә дә карышмады, әле үзе дә вакытында, кирәк чакта файдалы киңәшләрен бирә иде, һәр эшне яңалык кертеп яхшы сыйфат белән башкарды, — дип искә ала аны авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков.

Кабан-Бастрыкта башыннан азагына кадәр чиркәүне төзүдә булышкан кеше ул. Чук чишмәсенә дә бураны Александр Батаев белән матур итеп бурап куйдылар. Чиркәү төзелешендә дә башыннан ахырына кадәр зиратны карап тәртипләп торуда да Николка булды.

— Ул әле авыл җирлеге эшләреннән тыш бөтен авыл халкына хуҗалыкта бер дә бетми торган шәхси эшләренә үзенә ниндидер акча, бүләкләр таләп итмичә булышып йөргән алтын куллы, якты уйлы, яхшы күңелле кеше дә иде, бөтен авылыбыз белән Николканы сагынып искә алабыз, — дип мактап сөйли аның турында Анастасия Кукина.

Авылыбызда Олы чишмә янында Чүк чишмәсе бар. Аны төзекләндереп карап торгач, курчак өе кебек матур итеп өй төзеп куйгач, авылдашларыбыз аны хәзер Николка чишмәсе дип тә атыйлар. Аның тирә-юнен агачлар чолгап алган. Монда табигать искиткеч матур. Ул чишмә җитез, йөгерек, халыкка, авылдашларыбызга хезмәт итә. Тау итәгеннән бәреп чыккан бу табигать могҗизасы моңлы, җырчы чишмә авылым халкын күп еллардан бирле тәмле суы белән барыбызга көч, шифа биреп, куандырып тора. Чишмәнең суы шундый тәмле һәм сихәтле. Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылыбызга кайткач, Олы чишмә янына һәм янәшәсендә гасырлар буе челтерәп агып торган тәмле сулы Чүк чишмәсе — Николка чишмәсе янына киләләр, яшьлекләрен сагынып искә алалар. Ә Николка агачтан бурап ясап куйган матур өенең тәрәзәсен ачып, матур итеп елмаеп, авылым кешеләренә:

— Яхшылык җирдә ятмый, изге эшләрне күбрәк эшләп калырга тырышыгыз, авылдашлар, мин сезнең барыгызны да бик яратам, — дип, чишмә челтерәвенә кушыладыр кебек.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев