Чын җир кешесе ул. Авыл өчен туган
«Җир кешесе» исеменә лаек кешеләр шактый Югары Пәнәчедә. Авылны, җирне, җыр-моңны яратучыларның берсе — Җәмил Гариф улы Шакиров.
Ул 1938 елның 23 декабрендә Югары Пәнәче авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Гариф абый сугышка китә һәм 1942 елның 24 июнендә Харьков тирәсендә барган сугышларда батырларча һәлак була. Авыр еллар. Ачлык, әтисезлек... Җәмилгә яшьтән тормышны җигелеп тартырга туры килә. Җиде класс белем алгач, колхозга эшкә урнаша.
Чаллы шәһәрендә механик-комбайнерлар курсы ачылгач, шунда укып кайта һәм комбайнда эшли башлый. Эшләгән вакытта КПСС өлкә комитетының беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнә.
1969 елда аны өч Пәнәчегә өлкән бригадир итеп куялар. 15 ел бригадир булып эшли. 46 ел терлекчелек буенча механик булып хезмәт куя.
1961 елда Мария апа белән тормыш корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә онык-лар, оныкчыклар тәрбияләшә Җәмил абый.
Тормыш иптәше Мария апа белән 60 ел бергә авылның үрнәк, матур гаиләсе булып тормыш кичерделәр. Җыр-моңга оста Мария апа арабызда булмаса да, аның матур җырлары, такмаклары күңелдә саклана. Мәдәният йортыбызның йолдызын һәр авылдашыбыз сагына.
Пенсиягә чыкканнан соң Җәмил абый, фермерлык хуҗалыгы ачып, шунда хезмәт куя. Үз куллары, авылдашлар, туганнар, җирле үзидарә белән берлектә 18 ел элек чишмә ачты. Шушы көннәрдә Җәмил чишмәсен чистартып, кызы һәм игелекле авылдашлар белән бергә буяп куйды. Чишмә тирәсе балкып, нурланып калды.
Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев