Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бигештә узган концертта күрше авыллар мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты

Бигеш мәдәният йортында Аналар көне уңаеннан «Йөрәк җылым сиңа, әнием!» дип исемләнгән концерт булды.

Бәйрәм концерты сәхнәләштерелгән "Зәкия Сабантуе " белән башланып китте. "Зәкия Сабантуе" авыл халкын яшьлекләренә алып кайтты.
Кичәдә үзешчән сәнгатьтә катаншучылар үзләренең йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы җырлары, дәртле биюләре, юморлары белән авылдашларын ял иттерде.
Куш-Елга авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Шәрипова, сәнгать җитәкчесе Ирина Васильева, Әхмәт  клубы җитәкчесе Резедә  Абрамова, Кадер клубы директоры Фәнзилә Боярова, Карман клубы җитәкчесе Рамилә Мөхәсимова, Бигеш егете Фәнис Нуретдинов, баянчы Мөдәррис Саматов, XI сыйныф укучысы Альзана Фәрхуллина әниләргә багышланган матур җырларын бүләк иттеләр.

“Күрше авыллардан килеп, Бигештәге концертта чышгыш ясаган  хезмәттәшләребезгә, шулай ук “Зәкия Сабантуе”н сәхнәләштергән авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдереп, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек телибез”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев