Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бигештә тау шуганнар

Гасимә апа Нәбиуллина да 82 яшьтә булуына карамастан, тау шуучыларга ияреп барып, чанада таудан шуган.

Хәрәкәттә бәрәкәт, диләр бит, Бигеш авылы халкы да бер дә тик торырга яратмый. Кышкы матур көннәрдә алар җыелышып тау шуганнар.

“Бигеш авылы тау итәгенә урнашкан. Җәен дә,  кышын да бу таулар кешене үзенә - табигать кочагына чакырып тора. Җәен җиләк, төрле үләннәр җыярга йөрсәк, кышын чана шуарга бардык әле”, - ди мәдәният хезмәткәрләре., Гасимә апа Нәбиуллина да 82 яшьтә булуына карамастан, тау шуучыларга ияреп барып, чанада таудан шуган.

-Кышның саф һавасы тәннәргә сихәт, күңелләргә шатлык өстәде. Кышкы чишмә буена төшеп, андагы матурлыкка сокландык. Рәхәтләнеп тау шуып, ял иттек”, - диләр тау шуарга баручылар.


 


Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев