Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бигеш җирлеге халкы үзара салым программасында актив катнаша

Гыйнвар аенда авылларда халык җыеннары үткәрү күптән бер матур гадәткә әйләнде.

 Аларда узган елга нәтиҗәләр ясала, яңа елда ниятләнелгән эшләр турында уртага салып сөйләшенелә. Мондый очрашуларда авыл кешеләре үзләрен борчыган сорауларны бирә, борчыган мәсьәләләрне күтәрә һәм аларга төгәл җаваплар ала.

Бигеш җирлегендә узган җыенда халык каршында авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев хисап тотты.

Әлеге җирлеккә алты авыл - Бигеш, Кәрәкәс, Карман, Түбән Лоҗы, Югары Лоҗы, Байрак авыллары керә. Шуларның иң зурысы – Бигеш. 2023 елның 1 гыйнварына җирлектә 863 кеше исәпләнә. Шуларның 331е – пенсионер, эшкә яраклы яшьтәгеләр - 435 кеше. 46 кеше - “Зәй” агрофирмасында, 71е - бюджет өлкәсендә, ә 319 кеше чит шәһәрләргә йөреп эшли. Бу җирлекнең Түбән Кама, Чаллы шәһәрләренә якын урнашуы белән бәйле инде. Узган ел биредә 3 бала туган, 14 кеше үлгән.

- Безнең җирлектә 10 кеше үзмәшгульлек белән шөгыльләнә. Алар мебель җыю, тортлар пешерү, чәчәк үсентеләре үстерү һәм йортлар төзү белән мәшгуль. Биш крестьян-фермер хуҗалыгыбыз бар. Шәхси хуҗалыкларда 315 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 95е - савым сыер, кәҗә-сарыклар -238, атлар - 11 баш, - ди Илгиз Вәлиев.

Бигеш авыл мәктәбендә 32 бала укый, агымдагы уку елында беренче сыйныфка ике бала укырга кергән. Әлеге мәктәптә дүрт авылдан килеп укыйлар. Укучыларны мәктәп маршруты автобусы йөртә. “Күбәләк” балалар бакчасына 8 бала йөри.

-Җирлектә бер почта бүлекчәсе, саклык банкы эшли. Почта бүлегенең җитәкчесе юк, әлегә эшкә килүчеләрне таба алмыйбыз, бу хезмәт хакының түбән булуы белән бәйле, - ди җирлек башлыгы.

Һәр авылда да мәчет эшләп килә.

- Безнең җирлек халкы үзара салым программасында актив катнаша. Узган ел үзара салым программасы буенча кергән акчага Бигештә Садовая һәм Гагарин урамнарында юлның бер өлешенә асфальт салынды. Кәрәкәстә Үзәк урам юлы төзекләндерелде, балалар мәйданчыгына элементлар сатып алынып урнаштырылды. Түбән Лоҗыда зират өчен җиһазлар алынды, Үзәк урам юлы ремонтланды. Югары Лоҗыда Сазлы урамыннан скважинага кадәр 350 метр озынлыкта суүткәргеч сузу өчен материал сатып алынды, язга чыккач спонсор ярдәмендә бу эш башкарылачак, авыл эчендәге юллар каралды. Карманда парк зонасы койма белән әйләндереп алынып, үсентеләр сатып алынды, - ди Илгиз Раифович.

Агымдагы елда үзара салым акчасы авыл урамнарындагы юлларны төзекләндерүгә, зиратларны карап тотуга, яктырткычларны алыштыруга тотылачак. Шулай ук Югары Лоҗыда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлнең мемориаль тактасын алыштыру ниятләнә.

Игелекле кешеләр ярдәме белән җирлектә күп эшләр башкарыла. Кәрәкәстә Раяз Гыйләҗиев, Югары Лоҗыда авыл җирлеге депутаты Олег Герасимов, Түбән Лоҗыда Дамир Гыйбадуллин ярдәме белән чишмәләр төзекләндерелгән. Аларга рәхмәтлебез, ди җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев