Бигеш авылында әниле-кызлы ишәк асрыйлар
Авыл җирендә хуҗалыкта ишәк асрау – сирәк күренеш. Ә менә Бигеш авылында яшәүче әниле-кызлы Мәгъсүмә апа белән Кифая Кәлимуллиналар ике сыер, бозау-танаулары, күпме кош-кортлары өстенә ике ишәк тә асрыйлар. Алар ишәкләренә яратып, малайлар, дип дәшәләр.
Күпләр безнең яклар өчен ят күренеш булган ишәк асраучыларга гаҗәпләнеп тә карый.
“Бик акыллы, эш сөючән, тугры хайваннар”, - дип мактыйлар хуҗалар ишәкләрен. Алар узган ел сентябрь аенда ишәкләрне алганнар. Моңарчы икешәр ат асраган Мәгъсүмә апа белән Кифая апа танышлары ишәкләребезне сатабыз, алмыйсызмы, дигәч, бик теләп риза булганнар.
-Кызымның күптәннән ишәк алдырасы килгән иде, хәзер ялга кайткач оныклар да алар яныннан китмиләр. Ишәкләргә атланып йөриләр, аларны урамга алып та чыгып йөртәләр. Ишәкне асрау җиңел. Алар нәрсә бирсәң, шуны ашыйлар, ризыкны талымламыйлар. Ипине бик яраталар, салам, печәнне дә теләп ашыйлар. Бик акыллы хайваннар. Баллы яраталар, ә менә суны бик эчмиләр, - ди Кифая апа.
Кәлимуллиннарга экзотик хайваннарны күрергә килүчеләр конфет, шикәр белән сыйлыйлар икән үзләрен. Алар сыйпаганны бик яраталар. Берсе үзсүзлерәк булса, тиз генә кузгалып китәргә теләмичә торса, ә икенчесе назлы, бик тыңлаучан.
Хуҗалар әлегә без ишәкләр белән бер эш тә башкармыйбыз, ә менә арба ясагач, җәен алар белән тирес түгәргә, печән алып кайтырга телибез, хуҗалыкта маллар булгач, акрынлап эшкә җигәргә исәбебез, диләр.
Ишәкләрне хуҗалыктагы олы сыер үзе янына бик китерми, яратып бетерми, ә менә яшь тана алар белән дуслашырга өлгергән. Ишәкләр дә бер-берсен күрми торсалар, юксынып, и-а, дип бер-берсен тавыш биреп эзлиләр икән.
-Авылыбызның уңган, бик тырыш кешесе ул Мәгъсүмә апа. Бишәр сыер асрган чаклары да булды. Аларга үзе печәнне болыннан чабып, ат белән ташый иде. Әле хәзер дә маллар асрап, шулар белән мәш килеп гомер итә, - ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
Мәгъсүмә апа 84 яшендә булса да, маллар арасында булырга, аларны карага бик ярата.
- Атлар да акыллы хайван, аларны да гомер буе яратып асрадык. Ишәкләр дә минем өчен бик якын, бик ягымлы алар. Әле җәен йөзләп бройлер, 50ләп күркә асрыйбыз. Күркәләребез 27шәр килограммга җитә, - ди Мәгъсүмә апа.
Ишәк җылы як хайваны булса да, кышкы салкыннарны, ни хикмәт, җиңел кичерә икән. Алар өчен җылы сарай булырылган. Кышын көненә бер тапкыр тышка алып чыгып йөртәләр, ә менә салкын көннәрдә чыгармаганнар. Баштарак авыл халкы сәерсенеп караса да, хәзер ишәкне күрергә Мәгъсүмә апалар йортларына килүчеләр бик күп икән. Балалар аларны бик ярата, ишәкләр дә балаларга башкача карый. Алар хуҗаларның чын-чынлап дустына әйләнгән.
Татар халык мәкальләрендә үзсүзле, кире кешегә ишәк, дип әйтсәләр дә, алар чынлыкта бик мөлаем, куркынычсыз хайваннар. Беркайчан да үзләренә атланган кешене әйләндереп атмыйлар, кешегә ташланмыйлар. Кешенең тугры дусты булып саналалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев