Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бер гасырлык тарихы булган Яңа Мәлемдә кече авыл көне үтте

Киләсе елда яңамәлемлеләр йөз яшьлек юбилейларын уздырырга җыена.

 

6 сентябрьдә Яңа Мәлемдә кече авыл көне узды.  Көзге эшләр белән мәшгуль булган  халыкы  ял иттерергә дип авылга район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре, “Сөмбелә” вокаль  ансамбле килде.

Бәйрәмгә килүчеләр  сорау-җавап уенында бик теләп катнашты. Халык һәм эстрада җырларыннан торган концерт программасы өлкән яшьтәге абый-апалар күңеленә хуш килде.

“Безнең район егетләре дә махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге сагында тора. Яңа Мәлемнән дә Расиха апаның улы Ватаныбыз иминлеген сакларга китте. Балаларын, газиз кешеләрен хәрби хезмәткә озаткан аналарның йөрәге ничек телгәләнгәнен һәр кеше күңеле белән аңлый. Расиха апага ныклы сабырлык, улының исән-сау кайтуын теләп, махсус җыр башкарылды. Югары Мәлемнән Вәзир Хәмидуллин белән Халисә Крмачева хәрбиләргә Иске Зәйдә маскировка челтәре үрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән акчалата ярдәмнәрен җибәрде”, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Чарада шулай ук террорчылыкка каршы көрәш айлыгы уңаеннан сөйләшү булды, белешмәлекләр таратылды. Ә инде бәйрәм ахырында җырлап-биеп тә алдылар. Авыл активистлары Әхмәдулла абый, Нәҗибә апа, Флер абый автоклуб артистларын икенче елга да килегез дип чакырып калдылар, чөнки бер гасырлык тарихы булган бу авыл 2024 елда 100 еллык юбилеен уздырырга җыена.  

Фотолар район мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев