Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бакчачыга тәүлекнең караңгы вакыты да киртә түгел

Югары Мәлем авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Эльвира Исрафилова быел да 500 төп үсенте утырткан.

Хәзер аның тәрәзә төпләрендә 16-17 төрдә борыч, помидор һәм йөзләгән төп чәчәк үсентесе калкып утыра. Оста бакчачының рассада үстерү серләрен безнең хәбәрчебез дә белешеп кайтты.

— Быел 5 мең сумлык орлык кына сатып алдым, шуңа өстәп грунт һәм төрле ашламалар да, — дип сөйли башлады бакчачы.

— Кайсы кибеткә керсәм дә, беренче булып орлык бүлегенә чабам. Аларны алырга беркайчан да акчамны жәлләмим. Саклау вакыты чыккан орлыкларны очсызга гына сатучылар да бар, әле алары тагын да яхшырак шытып чыга.

Бүген аның тәрәзә төбендә 17 төрдә сортлы помидор, кызыл, сары борычлар, тәмләткеч үләннәр үсеп утыра. Ә иң яратып үстергәне — чәчәкләр. Петунияләр саны быел 100дән артып киткән. Астра, бәрхет чәчәкләре, сальвия, остеоспермум кебек чәчәкләр дә инде шактый башларын калкыткан.

«Быел чәчәкләрнең күбесен сатачакмын, узган елны да 10 мең сумлык үсенте саттым. Матур-лыкны, яшеллекне яраткан кешеләр бик күп бит алар. Авылдашлар арасында да, йә теге, йә бу чәчәкне утырт әле, синнән генә сатып алырбыз, диючеләр шактый. Тик минем төп максатым — акча эшләү түгел, ә матурлык тудыру, яшеллек яшәү дигән сүз бит ул», — дип уртаклашты бакчачы.

Орлыкларны Эльвира апа кышын пластмасс стаканнарга утырткан. Бәйрәмгә барсам да, пластмасс савыт җыеп йөрим инде, дип көлә. Орлыкларны кибет туфрагына гына утырта икән. Шуңа фитоспорин ашламасы куша, кокос брикеты өсти. Боларның барысын да Зәйнең орлык сатучы кибетләреннән алып була. Өендәге һәр бүлмәнең тәрәзә төбендә рассада үсеп утыра. Савытлары артып киткәч, үсентеләрне аяк киеме куя торган җайланма сатып алып, шуларга тезгән. Бүлмә температурасында бер тәүлек торган су сибеп үстерә ул аларны, әле күптән түгел кар суы да сибеп чыккан. Бу үсентеләрне уятып җибәрә икән. Көннәр җылыту белән яшелчәләрне теп-лицага чыгарырга җыена. Тик моңа кадәр аны яхшылап кер сабыны белән юарга кирәк. Бу үзенә күрә бер санитар эшкәртү дип атала.

Җәен Эльвира ханымның бакчасы гөлләр иленә әйләнә. Розалар саны гына 25кә җитә. Моннан тыш, георгин, лаванда, хризантема, дельфиниумнары да бар.

«Шулай бер тапкыр түтәлләрдә казына-казына төнге сәгать 1ләр җиткән. Башыма фонарь киеп эшләгәч, вакыт узганын сизми дә калганмын», — дип сөйли ул.

«Оранжерея директоры кайвакыт күбрәк мин әле, — дип Эльвира ханымның әнисе Гөлҗиһан апа әңгәмәгә кушылды.

— Матурлыкны ярату кызыма миннән күчкәндер инде. 1984 елда шушы йортка күчкәч, әнием Шәмсегаян бакча зурлыгын күреп: „Нәрсә генә утыртып бетерерсең инде монда, тизрәк агач утырт“, — дип борчылганын хәтерлим. Ә мин шушы бакчадан чын гөлбакча ясадым. Гладиолус, хризантема, георгиннар авылда миндә генә иде. Укучылар белем көненә чәчәкләрне дә бездән генә алалар иде».

Эльвира апа эштә вакытта да үсентеләрне әнисе карап тора икән. Боларның барысыннан да тыш, аларның өендә 40 төрле гөл үсә. Орхидея, миләүшә чәчәге, яран гөлләр, спатифиллум, төрле кактуслар, үрмә гөлләр... Хәтта чүплектән дә жәлләп алып кайтканнары бар.

Һәвәскәр бакчачы белән әле җәй көне дә очрашырга сүз куештык. Чөнки аның кулыннан килгән һөнәрне санап бетергесез. Бакчасын бизәү өчен цементтан төрле фигуралар да ясый ул. Ясалма коесы да бар. Әле хәзер тагын бер идеясен тормышка ашыра башлаган. Бу — җәй көне зур гаиләсе белән чәй эчәр өчен беседка ясау. Аны ул поддоннардан күтәрергә тели. Беседка әзер булгач, чәй табыны артында безне дә көтүен әйтте.

Һәвәскәр бакчачы Эльвира Исрафиловадан киңәшләр.

Кара ипине, чүпрә белән суда әчетеп сипсәң, яшелчәләр яхшырак үсәчәк. Шулай ук банан кабыгын да әчетеп сибәргә була. Аена бер тапкыр берничә тамчы зеленка белән йод сибү дә чәчәкләргә, яшелчәчәләргә бары тик яхшыга гына булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев