Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Баграж җирлегендә халык җыены узды

Район авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Халык белән очрашуның әлеге форматы кысаларында район җитәкчелеге территорияләрнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштыра, борчыган проблемалар уртага салып сөйләшенелә.

17 гыйнварда Баграж җирлегендә үткән җыенда  катнашучыларны район башлыгы  урынбасары Петр Уразайкин 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.

Баграж  җирлеге башлыгы Павел Минеев җирлектә бүгенге көндә нинди эшләр башкарылган, 2024 елда нинди эшләр башкарылачак, халыкны бүгенге көндә нәрсә борчый - шул хакта сөйләде. 

- Безнең җирлектә шәхси хуҗалыкларда 296 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 87се - савым сыер, кәҗә-сарыклар -207, атлар -  66 баш, - ди Павел Николаевич.

Сарсаз-Баграж авыл мәктәбендә  21  укучы белем ала.  Әлеге мәктәпкә дүрт авылдан килеп укыйлар. Укучыларны мәктәп маршрут автобусы йөртә. Балалар бакчасына  6 бала йөри.

Җирлектә  почта бүлегенең җитәкчесе юк, әлегә эшкә килүчеләр юк, бу хезмәт хакының түбән булуы белән бәйле.

- Безнең җирлек халкы үзара салым программасында актив катнаша. Узган ел үзара салым программасы буенча кергән акчага Сарсаз-Багражда Тукай - 1 Май, 1 Май –Оренбург, Вахитов - Луговая урамына чыгу өчен күпергә куркынычсызлык баганалары куелды. Чишмә территориясенә һәм керү юлларына таш түшәлде, территориясен яктырту өчен баганалар утыртылып, ут сузылды.  Зиратка ике эскәмия, кагыйдәләр язылган стенд урнаштырылды. Урта Багражда Үзәк урам юллары өлешчә ремонтланды, карт агачлар киселде. Югары Багражда Чишмә урамы юлы ремонтланып бетте, Яр буе урамы юлы өлешчә төзекләндерелде, - ди җирлек башлыгы.

Республика һәм район программалары буенча да җирлектә зур эшләр башкарылды. Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча республика программалары нигезендә авыл җирлеге өч грант отты. Сарсаз-Баграж мәдәният йорты түбәсе өлешчә ябылды. Урта Баграж мәдәният йортында җылылык торбалары алыштырылып,  яңа котельня төзелде.  Сарсаз-Багражда яңа скважина куелды,  модульле ФАП төзелде, элемтә вышкасы урнаштырылды. Югары Багражда мәдәни мирас объектларын саклау федераль программасы буенча чиркәү төзекләндерелә.

Игелекле кешеләр ярдәме белән җирлектә күп эшләр башкарыла. Урта Баграж авылы егетләре Евгений Митин, Радик Низаков, Александр һәм Вадим  Кузьминнар ярдәме  белән Яңа урам юлына 450 метрда таш җәелде. Шулай ук Сарсаз-Баграж һәм Урта Баграж  зираты керү юлына Урта Баграж авылы депутаты Александр Кузьмин, шул ук авыл егете Вадим Кузьмин тырышлыгы белән вак таш җәелде.

-Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә  ярдәм итү буенча җирлегебездә зур эш башкарыла.  Бу игелекле эштә өлеш кертүче һәркемгә зур рәхмәт белдерәм. Ялга кайткан егетләребезне авыл халкы белән җыелышып, матур итеп каршы алабыз һәм аларга изге теләклэр теләп бергә тагын  озатып калабыз. Мәктәптә Радий Харитонов җитәкчелегендә укучылар окоп шәмнәре ясыйлар. Бүгенге көнгз 2465 окоп шәме ясап озатылды. Сарсаз-Баграж мәдәният йортында Роза Герасимова җитәкчелегендә хатын-кызлар госпитальләр өчен эчке киемнәр тегә. Бүгенге көндә Урта Багражда маскировка челтәрләре үрү эше оештырылды, - ди Павел Николаевич. 

Агымдагы елда үзара салым акчасына авыл юлларын ремонтлау, зиратны төзекләндерү, урам яктырткычларын алыштыру һәм башка эшләрне башкару ниятләнә.

 

Җыен ахырында бүләкләүләр дә булды. Окоп шәмнәре ясау, госпитальләргә эчке киемнәр тегү эшен оештырган Радий  Харитонов һәм Роза Герасимова - Рәхмәт хаты, авылның мәдәни тормышында актив катаншучы Гөлшат Хрипунова, юбилейлары уңаеннан Людмила Емельянова,  Лариса Кузьмина Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев