Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл һәм кеше

Авылга кайтам...

Төшке ашка кайтканда, кибеткә керергә булдым. Ишектән кергәндә, кемдер җиңемнән тартты. Күтәрелеп карасам, күптәнге танышым тора.

— Ни хәлләрдә? — ди бу миңа елмаеп, чиста итеп киенгән, кырынган, авызыннан аракы исе дә килми. — Күптән сине күрергә дип йөри идем. Ашыгасың инде, шулай да 5 минутыңны кызганма әле. Карале, энем, син укымышлы кеше, киңәш бир әле. Авылга күчеп кайтырга уйладым бит мин. Шәһәрдә барыбер эш табып булмый. Бер бүлмәле фатирымны сатам да туган авылга кайтып йорт алам, акча яшәргә дә калачак. Башта сыер алам, аннан ул ямансуламасын өчен үгез алырмын. Алардан калган вак печән әрәм булмасын өчен сарыклар алып җибәрермен. Авыл җирендә тавыксыз да булмый, кирәк саен йомырка дип шәһәргә чыгып китеп булмас. Бакчаның яртысына суган утыртам, яртысына люцерна чәчәм дә куян үрчетәм. Бер куянны 1000 сумга сатсаң да, акча бит. Монда интеккәнче авылда рәхәтләнеп яшим мин. Эштән курыкмыйм, үзең беләсең, шәһәрдә мин эшләмәгән оешма калды микән?! Гадел булганым өчен яратмыйлар бит мине. Авылда рәхәт, үз көеңә эшлисең, үз көеңә яшисең. Бер тамагымны туйдыра алмаммы әллә? Авылда бит подъезд җыйган, ишегалды себергән өчен, капиталь ремонт дип акча түлисе юк. Газ да ут өчен генә. Бакчаңда кое казысаң, су үзеңнеке. Бәлки тора-бара берәр хатын да табылыр, авылда ирләре үлеп тол калган хатыннар күп бит хәзер.. Алар шәһәр хатыннары кебек капризный түгел... Нигә елмаясың? Минем бәхетле булырга, тормышымны җайга салырга хакым юкмы әллә? Кеше түгелмени мин?

Ул хәтта ярсып кычкырырга кереште. Миңа аны тынычландырырга туры килде:

— Авылга кайтырга ниятләгәнсең икән, бик яхшы. Мин сине хуплыйм, — дим аңа.

Үзем дә авыл малае булгангамы, танышымның авылга кайтып рәхәтләнеп яшәячәген күз алдына китергәч, хәтта кызыгып та куйдым.

— Карале, дус, минем эшләмәгәч акча юк, пропискадан төшәргә бер 250 сум акча биреп тор әле, мөмкинлек булу белән кире кайтарырмын, тизрәк эшне бетереп, авылдан йорт карыйсы иде, — диде ул, күземә карап.

Берсүзсез кесәмнән ипи-сөткә дип калдырган соңгы 300 сумымны танышыма тоттырдым. Ихластан күңелен ачып салган кешегә ничек ярдәм итмисең. Уңышлар теләп, аның белән саубуллаштым.

Шуннан соң танышым озак кына шәһәрдә күренмәде, инде аны авылга кайтып яши башлагандыр дип йөргәндә, үзәк базарда колагыма таныш тавыш ишетелде:

— Авылга күченеп кайтырга уйладым бит әле мин...

Танышым бер ир-атның җиңеннән тотып, хисләнә-хисләнә, аны авылда нинди рәхәт тормыш көтүен бәйнә-бәйнә аңлата иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев