Зәйнең бер кибетендә 12 000 сум акча урлыйлар
Зәй эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә 17-23 июньдә төрле хокук бозулар турында 108 гариза теркәлгән.
Алар арасында 1 очрак мошенниклык, ике очрак урлашу буенча, компьютердагы мәгълүматларга законсыз керү факты буенча 2 очрак ачыкланган. 1әр очрак үтерү белән янау һәм кыйнау, 3 вак урлау очрагы теркәлгән.
Мәсәлән, 18 июнь көнне билгесез зат, Казанская урамындагы бер кибеттә акча ваклатканда 12000 сум акча урлый.
20 июнь көнне Т. Ялчыгол урамында билгесез зат балигъ булмаган баланың рюкзагын урлый. Анда 9000 сумлык кәрәзле телефон була. «Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре тарафыннан телефон, вакыйга урыныннан ерак түгел табылган. Хәзерге вакытта әлеге җинаять буенча оператив-эзләү эшләре алып барыла», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев