Зәйлеләрне декларация тапшырырга онытмаска чакыралар
Татарстан Республикасы буенча 11нче районара Федераль салым хезмәте инспекциясе гражданнардан агымдагы елның 30 апреленә кадәр шәхси кабинет аша 3-НДФЛ декларациясе тапшыруны сорый.
Салым инспекциясе сату-алу эшләреннән, күчемсез милекне, транспорт чарасын арендага бирүдән керем алганда салым органына декларацияне үз вакытында тапшырырга кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев