Зәйле танышының телевизорын урлап, бер мең сумга саткан
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч урлашу очрагы теркәлгән.
12 августта Зәйдә яшәүче бер ир-ат бүлмәсеннән ике алтын балдак югалуы турында хәбәр итә. Аңа 38700 сумлык матди зыян килә.
«Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьтә зыян күрүченең танышының катнашы булуы ачыкланды, ул алтын бизәнү әйберләрен ломбардка тапшырган. Җинаятьтә гаепләнүче хатын-кыз үз гаебен таныды», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Шул ук көнне полиция участок вәкаләтлеләре тарафыннан «КамАЗ» машинасын йөртүче тоткарлана. Ул шәһәрдәге бер автостоянкада эш машинасыннан 80 литр дизель ягуы салдырган. Моннан тыш, аның 3, 8 августта да эш машинасыннан 40шар литр дизель ягулыгы салдыруы ачыкланган.
11 августта эчке эшләр бүлегенә бер ир-аттан телевизорын урлаулары турында гариза керә. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре әлеге җинаятьтә элек тә хөкемгә тартылган Зәй кешесенең катнашы барлыгын ачыклаган. «Оператив-эзләү чаралары барышында ачыкланганча, алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчәләр һәм шикләнелүче зыян күрүчене кыйнап, телевизорын урлаган, соңыннан аны 1000 сумга саткан», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев