Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Зәйле, мошенниклар кармагына кабып, 3 644 560 сум акчасын югалткан

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә 4 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Зәйдә яшәүче бер хатын-кыздан билгесез кеше, акцияләрен сатып алабыз дип, 834560 сум акчасын урлаган. Шулай ук банк счетлары буенча мошенниклык гамәлләрен булдырмау сылтавы белән 1810000 сум күләмендә акчаны зыян күрүче контактсыз ысул белән телефонын банкоматларга куеп төрле банк счетларына күчергән. Гомуми зыян 3644560 сум тәшкил итә.

5 августта эчке эшләр бүлегенә район авылларының берсендә яшәүче хатын-кыздан гариза керә. Ул билгесез кешенең аның исеменә, мобиль кушымта кулланып, 32603 сумлык кулланучылар кредиты, шулай ук 40 мең сумлык кредит картасы рәсмиләштерүе турында хәбәр итә. Аның исеменнән 72603 сум акча мошенникларның билгесез счетларына күчерелгән.

6 августта полициягә Зәйдә яшәүче 90 яшьлек әби мөрәҗәгать итә. Аңа «янәсе» оныгы шалтыратып, юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында хәбәр итә. Аннары билгесез хатын-кыз шалтыратып, мәсьәләне хәл итү өчен 1 миллион сум түләргә кирәклеген әйтә, зыян күрүче аның 150 мең сум гына акчасы булуын әйтә. Акчаларны курьер алырга тиеш була, ләкин әби кеше аңа ишекне ачмый.

«Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьтә 16 яшьлек Зәйдә яшәүче яшүсмернең дә катнашы барлыгы ачыкланды. Ул Телеграм-каналда курьер (акча ташучы) эшен тапканлыгын аңлатты. 6 августта аңа адрес җибәрәләр, аннан ул акчаларны алып, банкомат аша счетларга күчерергә тиеш була, ләкин аңа ишекне ачмыйлар. Бүләкләү сыйфатында ул заказ суммасының 5 процентын алырга тиеш булган, ягъни адрестан алып билгесез затка күчергән суммадан», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Зәйдә яшәүче хатын-кызга берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Аның банк картасы буенча мошенниклык гамәлләре башкарылуы, аларны булдырмау өчен банкта куркынычсыз счет ачарга кирәклеге турында әйтә. Зыян күрүче мошенниклар күрсәтмәләре буенча билгесез счетларга 74 мең сум акча күчергән.

«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды һәм аларны кылуга катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә», — ди район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.

Узган атнада компьютер мәгълүматыннан хокуксыз файдалануның бер очрагы теркәлгән.

2024 елның 9 августында зыян күрүчегә билгесез кеше шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра, аңа хезмәт стажын санап бетермәгәннәр, аны торгызу өчен «социаль үзәккә» килергә кирәк дип аңлата. Үзәккә язылу өчен ул мошенникларга смска килгән дүрт урынлы кодны атаган, бу алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны блоклауга китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев