Зәйдә яшәүче Анна әби 95 яшендә дә зирәк акылы, җыр-моңга гашыйк булуы белән сокландыра
Зәй шәһәрендә яшәүче йөзеннән нур бөркелеп торучы, бик тә сөйкемле, җитез һәм уңган Анна Ивановна Фроловага һич кенә дә 95 яшьне бирмәссең.
Җор телле, күтәренке кәефле, һәр көн хәрәкәттә ул. Гомер юлы да шатлыклардан гына тормаган. Кайгылар, авырлыкларны күп кичерергә туры килгән. Әмма ул аларга бирешмәгән, сыгылмаган. Күп еллар авыр хезмәт башкарган, яшьли тормыш иптәшен, улын да югалткан… Кем белә, бәлки гомере буе янәшәсендә озата барган җыр-моң картаерга ирек бирмидер... Үзен котларга килүче район мәдәният йортының автоклуб артистларына Анна Ивановна кушылып җырлады, такмаклар да әйтеп биеде.
Ул Әлмәт районының Ямаш авылында туып үскән. Кияүгә чыккач, Лениногорскига яшәргә күченәләр. Биредә Анна Ивановна кочегар булып эшли, торф чыгаруда да хезмәт куя. Үз агымына гына барган тормыш көтелмәгән борылышлар әзерләгән булып чыга. Ирен, улын, бер оныгын югалта ул. Бу авыр вакытларында туганнары терәк була. 2014 елда туганнары чакыруы буенча Зәйгә күчеп килә. Анна Ивановна аларның хөрмәтен, кайгыртуын тоеп яши.
Анна Фролованы 95 яшьлек юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, автоклуб хезмәткәрләре килде.
Кунаклар юбиляр белән түгәрәк өстәл артына утырып, Анна апаның тормыш юлы, мактаулы хезмәте, бүгенге тормышы турында сөйләштеләр. Ветеран исә ил-көннәребезнең тыныч, балаларның бәхетле булуларын теләде.
Фотолар автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев