Зәйдә ялган аракы сатучы тоткарланган
Зәй районында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешендә закон бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары даими рәвештә үткәрелә.
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада Зәйдә законсыз спиртлы эчемлек сату факты ачыкланган. Үзәк базарда составында этил спирты булган сыекча (халык телендә «фанфуриклар») сату очрагына тап булганнар.
«Закон бозган зат Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җаваплылыкка тартылачак», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев