Зәйдә бер хатынның пакетыннан кошелегын урлаганнар
1 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыздан мөрәҗәгать кергән.
Ул ишегалдында булганда эскәмиядәге пакетыннан билгесез кеше кошелегын урлаган. Кошелекта 4700 сум акчасы булган.
-«Имин ишегалды» видеокүзәтү камералары буенча тикшерү-оператив төркем составындагы хезмәткәрләр кошелек урлаучының шәхесен ачыкладылар, ул тоткарланып, үз гаебен таныды", — дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев