Зәйдә балалар әтиләренә ярты миллион сум бурычын түләргә булышкан
Өлкән яшьтәге кешенең банкка кредит буенча 500 мең сумнан артык бурычы булган.
Пенсионерның банкка кредит түләү мөмкинлеге булмаган һәм бу мәгълүматны суд приставлары килгәнче якыннарыннан яшергән. Приставлар бурычлы кешегә нинди җәза чаралары каралуын аңлатканнар.
«Әтиләре тормышындагы катлаулы вазгыять турында белгәч, балалары уртак көч белән тиешле сумманы җыеп, бурычын түләделәр», — дип хәбәр итәләр Зәй суд приставлары бүлегеннән.
Әйтергә кирәк, пенсионер берничә җир кишәрлегенә ия. Хәзер аның милкенә берни дә янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев