Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Укытучы — горур исем!

Педагогика хезмәте ветераны, РСФСР ның мәгариф отличнигы, төрле дәрәҗә мактау кәгазьләре иясе Мәүлидә Газизҗан кызы Фәтхуллина бөтен гомерен яраткан һөнәренә багышлаган шәхес. Бу көннәрдә мөхтәрәм зат үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгели.

Хезмәт юлын балалар тәрбияләү белән бәйләгән, укучыларын аң-белемле итү өчен энергиясен дә, көчен һәм вакытын да кызганмаган педагогны, ашыгып агучы еллар ул чорлардан һаман ераклаштыра барса да, аның мәктәп белән бәйле истәлекләре хәтер сандыгында кадерләп саклана. Ул йомгакны сүтә башлау белән үткән бөтен гомер юлы күз алдына килеп баса. Саба урта мәктәбен тәмамлап Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетына керергә имтихан тапшырып йөргән вакытлары әле кичә генә сыман икән бит. Белем алу энә белән кое казу дип белми әйтмәгәннәр борынгылар. Хезмәт хакының ни икәнен белмәүче колхозчы гаиләсендә үскән кыз өчен бигрәкләр авыр була студент еллары. Әмма укытучы булу теләгенең чиксезлеге аңа нинди генә каршылыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итә, көч бирә. 5 ел дәвамында, югары уку йортын тәмамлап туган якларына эшкә кайту хыялы белән яна ул. Ни кызганыч, бу зур теләге кабул булырга насыйп булмый аның. Кулына югары уку йортын уңышлы тәмамлау турында документ белән бергә юллама тоттырып күз күрмәгән, җырларда гына ишетеп белгән Сарман районына җибәрәләр аны. Мәгариф идарәсендә Федоровка авылына (ул вакытта Сарман районына керә) химия-биология укытучысы кирәклеге ачыклана. Хезмәт юлын башлаган көннәре нәкъ шигырь юлларында тасвирланган кебек исендә калган.

Урам тып-тын, бары каеннардан
Яфрак ява аяк астына.
Тар сукмактан мөгаллимә атлый,
Тәүге дәресенә ашыга.
Анда көтә аны эш өстәле,
Өстәл тулы китап-дәфтәрләр.
Килеп керерләр дә шәкертләре:
Исәнмесез! – диеп дәшәрләр.
Мөгаллимә алар өчен әзер
Тар вакытын чиксез итәргә,
Яшь дуслары белән теләсә нинди
Каршылыклы юлны үтәргә.

Шул рәвешле, 5 ел дәвам иткән ачлы-туклы студент тормышына җайлашкан кызны, вакыйгаларга бай педагог хезмәте белән үрелеп баручы сөю-сөелү хисләре, кияүгә чыгу бәхетле мизгелләре алыштыра. Күршедәге Кәдек авылының тыныч холыклы, чибәр, инженер булып эшләүче абруйлы егет Мәсләхетдин белән авыл советына барып язылышканнан соң егетнең туган йортында яши башлый алар. Ике яктан да туган-тумачаларны чакырып туй мәҗлесе уздыру, шатлыкларын уртаклашу насыйп булмый үзләренә. Язмышка язылмаган була күрәмсең. Гаиләле булгач сынаулар ишәя төшә. 3 чакрым ераклыкта урнашкан Федоровка мәктәбенә йөреп эшләү белән беррәттән килен хезмәтен дә җиренә җиткереп үтәргә тырыша Мәүлидә. Ничек кенә булмасын бу мәшәкатьләр аның яраткан эшендә берничек тә чагылыш тапмый. Төннәрен дәреслекләр өстендә уздыра, эш тәҗрибәсе әле аз булуга карамастан укучылары химия буенча олимпиадаларда җиңү яулый башлыйлар. Ул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Мияссәр Гарифуллович яшь белгечнең тырышлыгын күрә, югары бәяли, коллективта хөрмәт итәләр үзен, укучылары яраталар. Аллаһы Тәгалә дә ярата булыр, юкка гына яраткан кешеләремә сынауларны күбрәк бирермен димәгәндер ул. Күз нурыдай балкып торган улы Марсның чирләп, озак та тормый дөнья куюы язмышында кискен борылыш ясауга сәбәпче була. Аксар авылында ачылган яңа мәктәпкә химия-биология укытучысы кирәк була. Шулай итеп гаилә Аксарга килеп урнаша. Инде шактый тәҗрибә тупларга өлгергән белгеч яңадан яраткан эшенә чума. Кызы Чулпан үсә төшә, Аксарда улы Илсур туа. Куанычлы мизгелләре, борчу-мәшәкатьләре белән 5 ел вакыт күз ачып йомган кебек узып китә. Көнннәрдән бер көнне Федоровка мәктәбе ябылганнан соң, директор вазифасын Кадер урта мәктәбендә башкаручы Мияссәр Гарифуллович аны үз янына чакыра. Остазының тәкъдимен кабул итә педагог, алар яңа урында яңа тормыш башларга карар кылалар. Яшәү шартларының бик уңайлы булмавы да куркытмый үзләрен, авырлыкларны бергә җиңәргә өйрәнгән гаилә дүрт почмаклы өйдә урнашып яши башлый. Яшь, энергияле, хезмәт сөючән булуы нәтиҗәседер, дәресләрдән соң укучылар белән өстәмә шөгыльләнергә дә, агитатор булып эшләргә дә, авыл спектакльләрендә катнашырга да вакыт таба Мәүлидә ханым. Укучыларын олимпиадаларга әзерли, район белгечләре алдында ачык дәресләр бирә, Зәй мәктәпләрендә үтә торган семинарларда чыгыш ясый. Болар өстенә оештыручы буларак мәктәп чараларын әзерли, биология укытучысы вазифасына кергән мәктәп яны бакчасында эшне алып бара, тулы канлы тормыш белән яши. Эшенең нәтиҗәсе турында төрле дәрәҗә мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре сөйли. Аның эш тәҗрибәсе тупланган материаллар башкалабыз Казанның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә урын ала. Бар күңелен эшкә биргән мөгаллимә пенсиягә чыккач та яраткан мәктәбе, үз балаларыдай якын күргән укучыларыннан тиз генә аерыла алмый, тагын биш ел гомерен яраткан һөнәренә багышлый.
Инде лаеклы ялга чыкканнан соң да 20 ел вакыт узган. Бүгенге көндә дә белем эстәвеннән туктамый мөхтәрәм зат, чөнки һәрдаим кайгыртып торучы балаларына, 5 оныгына үгет-нәсихәт бирәсе, аларны рухи юлга басарга өндисе бар. Бу нисбәттән балалары бүләк иткән планшетында төрле лекцияләр тыңлый, вебинарлар карый, һаман камилрәк булу, үзен үстерү өчен тырыша. Шулай булмый мөмкин дә түгел, укытучы – ул мәктәптә генә түгел, өйдә дә, урамда да, хәтта лаеклы ялга чыккач та укытучы булып кала. Чөнки ул ШӘХЕС тәрбияли. Укытучының үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер.

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев