Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Суд карары белән 4 кеше сак астына алынды

Зәй шәһәр суды 4 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы соравын канәгатьләндерде.

Суд барышында шәһәрнең бер күңел ачу кафесы каршында кеше кыйнау буенча кузгатылган җинаять эшендә дүрт зәйле сак астына алынды. Суд карары РФ Җинаять Кодексының 213нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә чыгарылды. Ул хулиганлык, җәмәгать тәртибен тупас бозу, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт күрсәтмәү, каты предмет кулланып сәламәтлеккә зыян салуны үз эченә ала.

Фото «Зәй-ТВ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев