Мошенниклар һаман ауда
Зәй районы эчке эшләр бүлегенә ярты ай эчендә 5 мошенниклык очрагы буенча тикшерү эшләре алып барырга туры килгән.
16 сентябрьдә бер зәйленең паспорт мәгълүматларын кулланып 33 мең сумга кредит рәсмиләштерәләр. Шундый ук гариза 20 сентябрьдә дә теркәлә. Билгесез кеше зәйле исеменә 11 мең сумга микрозаем ала.
18 сентябрьдә бер хатын-кызга сим-картага хезмәт күрсәтү вакытын озайтабыз дип шалтыратып, телефонга килгән СМС кодын сорап алалар һәм шул рәвешле Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка керәләр. Соңыннан аның акчаларын куркынычсыз счетка күчерәбез дип, 808 мең сумын үзләштерәләр.
Шул ук көнне тагын бер зәйле мошенниклардан акчасын саклыйм дип, билгесез счетка 175 мең сумын күчерә.
20 сентябрьдә бер кеше инвестиция проектында катнашам дип мошенникларга 1 650 000 сум акча җибәрә.
Хәзерге вакытта әлеге мошенниклык очраклары буенча оператив-эзләү эшләре, техник чаралар дәвам итә.
Соңгы вакытта Зәй районында мошенникларның яшүсмерләр аша эш йөртүе дә ачыкланган. Аларга банк карталары рәсмиләштерергә кушалар һәм карталарны парольләре белән бергә балалардан сатып алалар. Соңыннан әлеге карта счетларын мошенниклык гамәлләрендә кулланалар. Ата-аналардан яшүсмерләргә карата игътибарлы булу, аңлату эшләре алып бару сорала.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре акчалар күчерү белән эш иткәндә, бик сак булырга, билгесез счетларга ышанмаска киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев