Махсус хәрби операциядә оныгын югалткан Зәйнәп әби 86нчы туган көнен каршы алды
Зәйнәп апа Латыйпованы “Мирный” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская, шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре өенә барып, туган көне белән тәбрикләделәр.
Зәйнәп әби шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, әле үзе ашарга пешерә, матур итеп җырлый, күзлексез укый. Кайгы-хәсрәтләрен эш белән басарга тырыша ул.
Ул Имәнлебаш авылында туып үскән.
“Без үскәндә әти-әниләрнең бөтен кайгысы – ишле баланың тамагын туйдыру, өс-башын карау, бөтен итү иде”, - ди Зәйнәп әби үз буыны балаларының күбесенә хас булган үсмер чор хатирәләрен барлап.
Ә тормышта югалып калмаска дигән дәресләрне авылда үскән кызга әти-әнисе өйрәткән. Зәйнәп апа 20 елдан артык ир-атлар белән бергә урман хуҗалыгының агач эшкәртү цехында хезмәт куйган. Балалар үстергән, оныклар тәрбияләшкән. Махсус хәрби операциядә һәлак булган оныгы Илдар турында бигрәк тә яратып сөйли.
“Минем иң яраткан оныгым иде. Гел миңа булышып яшәде. Кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк иде инде, балакаемның”, - ди Зәйнәп әби.
Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре Зәйнәп апага иң матур җырларын бүләк иттеләр.
“Зәйнәп апа үзенең үсмер чагы, хезмәте, тормыш иптәше, балалары, яраткан оныклары, тормыш михнәтләре һәм рәхәтлекләре турында җентекләп сөйләде, безне тагын да кунакка чакырып, озатып калды”, - ди шәһәр мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев