Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Ярдәмчел кеше ул Александр Бормотин

Гомер буе тракторчы булып эшләгән Александр Бормотин 70 яшендә булса да, кул кушырып өйдә утырмый. Хәзер дә погрузчигына утырып, күршеләренә дә ярдәм итә, кирәк икән урамнарны да тигезли-чистарта.


-Александр Яковлевич безнең “Продвижение” территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган йортта яши. Ул – безнең бик зур ярдәмчебез. Кышын урамнарны кардан чистарта, җәен юлларны тигезли. Беркайчан да кар өеме яткан урыннан җилдереп бушка гына узып китми, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең турларыннан. Андый кешеләр хәзер бик аз. Александр Яковлевич - күпләр өчен үрнәк, - ди  “Продвижение” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева.


Бу көннәрдә Александр Яковлевичка 70 яшь тулды. Олеся аны үзидарә исеменнән юбилее белән котлап, ярдәме өчен рәхмәт җиткерде.
Александр Бормотин тумышы белән Сарман районы Ләке авылыннан. Ул гомер буена тракторчы булып эшләгән. Башта “Нефтеразведка”да хезмәт куйса, 30 елдан артык “Сельхозхимия” берләшмәсендә эшли.  Бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә тормыш иптәше Клара Васильевна  белән матур гомер кичерәләр. Тырыш гаиләдә ике бала үсте: кызлары Марина һәм уллары Владимир. Алты оныкның – яраткан әби-бабасы алар, әби-бабай да оныклар өчен өзелеп тора. 
Бормотиннар - Ударная урамының тырыш, үрнәк гаиләсе. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Йортлары ялт иткән аларның, ә бакчалары чәчәкләргә күмелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев