Алданмагыз! Мошенниклар сим-картага хезмәт күрсәтү килешүен озайтырга тәкъдим итә
Зәйдә сим-картаның гамәлдә булуын озайту сылтавы белән Дәүләт хезмәтләрендә аккаунтларны «вату» очраклары ешайган.
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә шундый ике 2 очрак теркәлгән.
Барлык очракларда зыян күрүчеләр сим-картага хезмәт күрсәтү килешүен озайту сылтавы белән смска килгән кодны атаганнар. Ә бу алга таба Россия Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны блоклауга китергән. Бер факт буенча мошенниклар алдау юлы белән 200 мең сум урларга тырышып караганнар.
«Сак булыгыз, таныш булмаган кешеләрдән килгән хәбәрләргә ышанмагыз», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев