Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Ватан сакчылары, дигән горур исемне йөртүче райондашларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз

Ир-егетләребез бәйрәме уңаеннан газетабызда игълан ителгән «Сезнең тормыш — үзе бер батырлык» акциясе кысаларында тагын бер егетебез турында Кадердән Алсу Әюпова хатын тәкъдим итәбез.

Кадер авылы егете Юдин Артём Альбертович 2019 нчы елны Яр Чаллы шәһәре Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумына электрик һөнәре белгечлегенә укырга керә. Үзен актив студент итеп таныта, төрле чараларда, аеруча спорт ярышларында актив катнаша. 2023 нче елда техникумны тәмамлагач, үз теләге белән көзге чакырылышта армия сафларына китә. Бүгенге көндә Нижегородск өлкәсе Саров шәһәренең Берещино поселогында Росгвардия гаскәрендә хезмәт итә.
— Һәр сау-сәламәт егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш, мин дә армиягә барам, дип хыялланып йөрде Артем. Менә 4 ай вакыты узып та киткән. Телефон аша гел аралашып торабыз, аның тавышын ишетү — бик зур сөенеч. Хезмәтеннән зарланмый, — ди әнисе Татьяна ханым.

Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү — һәр ир-егетнең бурычы. Артемның да, солдат мәктәбен горур узып, туган якларга исән-сау кайтуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев